САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан Кремле өстенә ТАССРның 100 еллыгы флагын элделәр

Татарстан Президенты резиденциясендә ТАССРның 100 еллыгы флагы тантаналы шартларда эленде һәм анда республика Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

  • - ТАССР төзелүгә 100 ел тулу елына старт 19 декабрьдә бирелде. 100 еллык флагын нәкъ менә Казан Кремле өстенә элү аерым символикага ия, - диде ул.
    Флаг республиканың дәүләт гимны астында эленде. Аңа ак фонда ТАССРның 100 еллыгы логотибы ясалган. Бу республика казанышларының һәм уй-ниятләрнең чисталыгын күрсәтә. Алтын кайма – төбәк казанышларына дәлил.
    ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар дәвам итәчәк. Әлеге чара бәйрәм төсендә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында үтәчәк. Бүген республика Хөкүмәте урнашкан йорт янында да флаг эленәчәк. Ә төп бәйрәм чаралары 27 майда, 25 июньдә һәм 30 августта үткәреләчәк. Моннан тыш, юбилей елында республикада һәм аннан читтә, чит илләрдә татар диаспораларында эре форумнар, конференцияләр, спорт һәм мәдәни чаралар үткәреләчәк. Бу хакта республика Президенты Аппараты җитәкчесе хәбәр итте.
    2018 елда Россия Президенты “Татарстан Республикасының 100 елыгын бәйрәм итү турында”гы указга кул куйган иде. Татарстан Президенты указы белән 2020 ел ТАССР төзелүгә 100 ел тулу елы дип игълан ителде. “Татаринформ” хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов аңа стартны “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында үткәрелгән тантаналы чарада бирде.
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X