САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Кайбер кешеләрне озынборын күбрәк "ярата". Ни өчен?

"Газета.ру" Нидерландының Вагенинген университеты энтомологы Йуп ван Лунга сылтама белән бу сорауга җавап яза.

Йуп ван Лун әфәне фикеренчә, черки өчен ориентир - кеше сулап чыгарган углекислый газ. Кешедән чыккан бу исне ул 50 метрдан сизәргә сәләтле һәм бик тиз арада очып килеп җитә. 

Черки генә булса да, аның башы эшли. Урамда булганда ул тырышып булса да, җилгә каршы оча икән - җил уңаеннан иссә, кешедән чыккан исне тоюы мөмкин түгел бит! Бүлмәдә булганда исә ул кеше тәненең температурасына һәм аннан килгән исләргә ориентлаша. Черки тиредә яшәгән микроблардан чыккан химик исләрдән чыгып эш итә. Ә бу исләрнең нинди булуы әйләнә тирәдән дә, кешенең физиологиясеннән дә тора. Черкинең исә катнаш исләрне түгел, бертөрле исләрне яратуы ачыкланган. 

Тән тиресендә микроблар күп булып, төрле исле катнашмалардан булган кешеләрне черкиләр яратып бетерми икән. Алар өчен ис аз кирәк. Димәк, сезне черки ярата икән, тән тиресендәге микробларыгыз азрак дип сөенә аласыз. Әмма кешенең авыруларына, гадәтләренә карап, микроблар төрлелеге үзгәрә дә ала, шуңа күрә черкиләрнең "мәхәббәте" даими булмаска мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/ni-chen-kayber-keshel-rne-cherki-teshli-kayber-keshel-rne-yuk/

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев