САРМАН
  • Рус Тат
  • Каян килдең, Изге Вәли көне?

    14 нче февраль изге Валентин көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Европада - 13 нче гасырдан, ә Россиядә 1990 нчы еллар башыннан бирле үткәрелә. Изге Валентин, ягъни безнеңчә Изге Вәли көненең тарихы бик кызыклы икән. Моннан бик күп гасырлар элек Рим императоры Клавдий кешеләргә өйләнешүне тыя торган Указ чыгара. Ул:...

    14 нче февраль изге Валентин көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Европада - 13 нче гасырдан, ә Россиядә 1990 нчы еллар башыннан бирле үткәрелә.
    Изге Валентин, ягъни безнеңчә Изге Вәли көненең тарихы бик кызыклы икән. Моннан бик күп гасырлар элек Рим императоры Клавдий кешеләргә өйләнешүне тыя торган Указ чыгара. Ул: "Өйләнешү ир-атларны өйгә бәйләп куя, ә аларның төп шөгыле - шәп солдатлар булу", - дип исәпли. Яшь христиан рухание Валентин бу указга буйсынмый һәм яшерен генә гашыйкларны өйләнештерә. Клавдий моның бу эшен сизеп ала һәм кулга алырга боера. Төрмәдә Валентин күп җәфалар күрә, изге китаплары югала. Ул төрмә хуҗасы кызына хатлар яза. Яшьләр бер-берсенә гашыйк булалар. Җәзалап үтерелү алдыннан Валентин сөйгән кызына соңгы хатын җибәрә. Шуннан башлап, ул көн кешеләр күңеленә Изге Валентин көне булып кереп кала.
    Соңгы елларда бу бәйрәм безнең ил яшьләре тарафыннан да яратып билгеләп үтелә. 14 февраль көнне гашыйк парлар бер-берсенә - йөрәк формасындагы төрледән-төрле открыткалар, уенчыклар, егетләр яраткан кызларына чәчәкләр бүләк итәләр. Италиядә бу көнне гашыйк парлар бер-берсенә баллы бүләкләр ясыйлар икән. Япониядә гашыйклар биек җиргә менеп, яраткан кешеләренә мәхәббәт сүзләрен кычкырып әйтәләр. Иң каты кычкырган кешегә бүләк бирелә.
    Изге Валентин көненә минем дусларымның мөнәсәбәтләре нинди соң? "Йөргән егетем булмаса да, миңа бу бәйрәм бик ошый. Без дусларым белән бер-беребезгә открыткалар бирәбез, бүләкләр, сюрпризлар әзерлибез", - ди Алия. Айназ да бу бәйрәмнән читтә калмый. "Егетем белән бер-беребезгә бүләкләр ясыйбыз. Мәктәптә төрле конкурслар, уеннар үткәрелә, иптәшләребез белән бер-беребезгә матур-матур открыткалар бүләк итешәбез", - ди ул.
    Дөрес, безнең халыкта бәйрәмнәр күп: Сабантуй, Яңа ел, Корбан бәйрәме һәм башкалар. Шулай да яшьләр өчен иң күңеллесе - изге Валентин көне. Шуңа күрә бер-берегезгә игътибарлы булыгыз, нәни генә булса да, бүләкләр бирегез, ягымлы сүзләр әйтегез. Изге Вәли барыбызга да бәхет, шатлык һәм мәхәббәт алып килсен!
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим