САРМАН
  • Рус Тат
  • “Каравон” гөрләде

    26 нчы майда Лаеш районының Никольское авылында "Каравон" рус фольклоры фестивале узды. Быел юбилей елы булган - егерменче тапкыр уздырылган бәйрәмгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү шәһәренең "Россия дәүләт халык иҗаты йорты" вәкилләре һәм башка рәсми затлар килгән иде. Фестивальдә катнашучылар аларны тере коридор булып каршыладылар. Җәлил бистәсенең "Родники" ансамбленең...

    26 нчы майда Лаеш районының Никольское авылында "Каравон" рус фольклоры фестивале узды. Быел юбилей елы булган - егерменче тапкыр уздырылган бәйрәмгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү шәһәренең "Россия дәүләт халык иҗаты йорты" вәкилләре һәм башка рәсми затлар килгән иде. Фестивальдә катнашучылар аларны тере коридор булып каршыладылар.
    Җәлил бистәсенең "Родники" ансамбленең фестивальгә бишенче тапкыр баруы иде. Бәйрәмдә рәсми чыгышлардан тыш та җыр-бию, уен-көлке тынып тормады. Бар җирдә музыка яңгырый, әйлән-бәйлән уены бара, яңа итәктән төшкән бала-чагадан алып, 70-80 яшьлек әби-бабайларга кадәр түгәрәккә кереп бии, җырлый, шаярта. Сәүдә палаткаларында сувенирлар, чигешләр, бәйләнгән, үреп ясалган әйберләр сатыла. Ашау да оештырылган. Көннең явымлы булуы да фестиваль кунакларын куркыта алмады. "Җыр безгә төзергә һәм яшәргә булыша", - дип юкка гына җырламыйлар бит. Һәркемнең йөзендә шат елмаю, һәркайда күтәренке рух иде.
    Без бәйрәмгә баруны оештырган район җитәкчелегенә, аеруча, мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәтле. Рухи кыйммәтләрне торгызу, рус халкының милли традицияләрен яңарту максатыннан оештырылучы бу бәйгегә әле соңгы баруыбыз булмас бу.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      198
      0
      0
    Ночной режим