САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Карашайда, Илексазда яңа ФАПлар сафка басты

Шәһәрләрдә нинди генә зәвыклы, комфортлы биналар салмыйлар хәзер. Искеләрен дә үзгәртеп, танымаслык хәлгә китерәләр. Болар, бер яктан, аларда эшләүчеләр өчен уңайлылык тудыру булса, икенчедән, халыкны җәлеп итү өчен эшләнәдер. Матур җиргә барасы килеп тора бит ул. Авыл кешесенә дә бик кирәк андый урыннар. Соңгы елларда бу яктан мактана алабыз кебек....

Шәһәрләрдә нинди генә зәвыклы, комфортлы биналар салмыйлар хәзер. Искеләрен дә үзгәртеп, танымаслык хәлгә китерәләр. Болар, бер яктан, аларда эшләүчеләр өчен уңайлылык тудыру булса, икенчедән, халыкны җәлеп итү өчен эшләнәдер. Матур җиргә барасы килеп тора бит ул. Авыл кешесенә дә бик кирәк андый урыннар.

Соңгы елларда бу яктан мактана алабыз кебек. Районда бер-бер артлы социаль объектлар төзелә, үзгәртеп ясала. Алар турында даими язып торабыз, яңа клублы, медпунктлы булучылар белән бергә үзебез дә куанабыз. Әле менә тагын сөенечле вакыйгалар шаһиты булдык: Карашай Саклау һәм Илексаз авылларында фельдшер-акушерлык пунктларын ачу тантаналарын күреп кайттык. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район җитәкчеләре һәм Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Шәрәфетдинов килгән иде. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров авыл халкын истәлекле вакыйга белән котлады, кыскача гына районда социаль юнәлештә башкарылучы эшләрне атады, сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасының районда да уңышлы тормышка ашырылуын әйтеп, республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

- Мондый уникаль программалар Россиянең бер генә төбәгендә дә юк, - диде аннан соң сүз алган Илнур Шәрәфетдинов. - Ул безнең күп кенә проблемаларны чишәргә ярдәм итә. Былтыр җитмештән артык шушындый модульле ФАПлар төзелде, күпләре ремонтланды. Авылның тоткасының бер элементы алар. Эче дә, тышы да көлеп торган бу пунктларда эшләүчеләрнең дә күңелләре күтәренке булыр, ярдәм сорап килүчеләр дә канәгать калырлар, дип ышанам. Шатлыгыгызны уртаклаша алуым белән горурланам. Авылларыгыз матур, төзек. Әле мондый шартлар тудырылгач, шәһәрләрдән дә кайта башларлар.

Реклама

Фельдшер-акушерлык пунктларын ачу тантаналары зур бәйрәм төсен алды. Район үзешчәннәре аны матур җырлары, биюләре белән бизәделәр. Карашай Саклауда шул ук көнне сугыш һәм тыл ветераны, авылда беренче профессиональ медпункт ачып, гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән Мәликә апа Солтанова яшәгән йортта мемориаль такта ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X