САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Карашай Саклау кызы Гөлфия Фәхразыеваның хезмәт көне иртәнге сәгать икедә башлана

Югары белемле педагог, тәрбияче, социаль хезмәткәр, сыер савучы – шәхси хуҗалык җитәкчесенең һөнәрләре күп.

“Тормыш булгач, артист та, режиссер да буласың”, – ди Гөлфия.

Хезмәт көне таң әтәчләренекеннән дә иртәрәк – көн саен сәгать икедә башлана аның. Кечкенә дә төш кенә үзе. Ә күпме эшкә өлгерә! Сыерларын сава, сөтләрен эшкәртә, аннан үзен зарыгып көткән әби-бабайлары янына ашыга.

Карашай Саклау авылында яшәүче Гөлфия Фәхразыеваның көндәлек яшәү рәвеше әнә шундый тыгыз графикка салынган. Көн дә кабатлана, үзгәрми әлеге режим. Тырышлыгы, булганлыгы, уңганлыгына шаккатмалы. Районда узган семинар-киңәшмәдә катнашкан республика җитәкчеләре дә сокландылар аңа һәм хезмәтенә югары бәя бирделәр.

Көн дә иртән, малларның бераз асларын алгалыйм да, саву аппаратларын көйли башлыйм. Абый өйдә булганда, ул ярдәмгә чыга. Сөт тапшырырга ун минут кала, эшләремне төгәллим. Сарманнан килеп, сөтне алтынчы егерме минутларда алып китәләр. Сыерларны аппарат белән савам, төпләрен генә кулдан савып бетерәм. Кичтән алтыда көтү кайта. Барлык эшләремне унынчы яртыда төгәлләп, өйгә керәм. Тапшырмаган чакларда сөтне эшкәртәм дә. Кызыл һәм ак эремчек ясыйм, сөт өсте аертам, сары май язам. Май – витаминлы ай, диләр, хактан да шулай. Сары чәчәк ашаган малларның сөтләре дә куе, аннан язылган мае да сапсары була. Авылда да майны даими сораучылар күп, – ди уңган райондашыбыз.

“Туган җирен яраткан кеше генә бөтен дөньяны ярата ала”, – дигән бер күренекле сүз остасы. Авылда туып-үскән Гөлфия белән аралашкач, бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанасың. Урта мәктәп тәмамлагач, игез сыңары Әлфия белән Яр Чаллы шәһәрендә укытучылыкка укыйлар, югары белем алалар. Хезмәт юлын тәрбияче булып башлыйлар. Әтиләре инфаркт кичергәч, кызлар икесе дә авылга кайтырга исәплиләр. Фнүн абыйны бик нык тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. Бәла ялгызы йөрми, диюләре хактыр. Әниләре түбәдән егылып төшеп имгәнә. Өч бертуган кадерле кешеләренә ныклы тәрбия кылалар. Көн саен саф һавада йөртәләр, хәрәкәтләндерәләр. Әлфиянең кызы Алия дә әбисе яныннан китми.    

Әтиәни булдырган нигездә гомер итәбез. Алар булмаса, тырышмаса, бу тормышта без дә булмас идек. Иң олы рәхмәтем – әти белән әнигә. Абыебыз бик нык ярдәм итә, аның исәнлеген телибез. Алия урта мәктәпне тәмамлагач, Әлфия аның белән шәһәргә китте. Атна саен диярлек кайтып йөриләр. Бергә җыелышкач, бик рәхәт. Үзе бер бәйрәм кебек була. Алиягә 28 майда 18 яшь тулды. Ул Чаллыда университетта укый. Иртүк барып, абый котлап кайтты аны. Әлфия бөтен гомерен кызына багышлады, тормыш иптәше вафатыннан соң, бүтән кияүгә чыкмады. Мин дә, абый да гаилә кормадык, – диде Гөлфия.

Бүгенге көндә шәхси хуҗалыгында 13 савым сыеры бар. Шуларны тәрбияләп, тынгысыз мәшәкатеннән ямь табып, мул тормышларына сөенеп гомер итә. Әлфия дә, югары белемле булуына карамастан, шактый еллар агрофирмада сыер савучы булып эшләгән.

- Авырлыкларны ничек җиңәсез соң? Көн дә иртүк торып чабарга кирәк бит! – дип кызыксындым.

Электән үк нигә авылга кайтмадым икән, дип уйлыйм хәзер. Болай да авылдан чыгып китәсе килмәгән иде. Бик рәхәт бит монда, Аллаһка шөкер. Эшле булгач, башка юкбар уйлар керми. Тик тормагач, вакыт та тиз үтә. Бергә-бергә җиңәбез авырлыкларны. Нәҗип абыема рәхмәтем зур. Ул – безгә зур терәк, киңәшче, илһам биреп, эшкә дәртләндереп торучы да. Аллаһ Тәгалә исәнлеген бирсен, сәламәт булсын, – дип җаваплады ул. 

 

Нәҗип абый гомерен туганнарына багышлый

Абыйлары бүгенге көндә Себердә өлкән машинист булып эшли. Балта остасы төп нигезне яңарткан – яшәгән йортларын үзе җиткергән. Кулы бар эшкә дә ятып тора. Агачтан шкатулкалар, ипи савыты, ризык турау такталары ясаган, аларны бизәгән. Матур картиналар да иҗат иткән. Төгәл, тырыш, үз принциплары бар.

Лаеклы ялга чыксам да, эшләп йөрим әле. Себер якларына киткәнемә егерме өченче ел китте. Карашайда мәктәп тәмамлагач, Минзәләдә автомәктәптә укыдым. Хәрби комиссариат җибәргән иде. Аннан армия сафларына алдылар. Ярты ел Самарада өйрәнүләр узганнан соң, бер ел ярым  Польшада хезмәт иттем. Исәнсау кайтып, колхозга эшкә кердем. Аннан Чаллыда КамАЗ заводында эшләдем. Әлмәттә хезмәт куйган җирдән читкә чыгып китәргә туры килде, – диде Нәҗип абый хезмәт юллары хакында.

Гадилеге теленә, йөзенә чыккан. Шул беркатлылыгы, ялганны сөймәве аркасында, тормышта авырлыклар белән дә очрашырга туры килгән үзенә. Әмма сынатмый ул.

Авылда Фәретдин исемле абзый яшәде. Ул һәрвакыт киңәшләрен бирә иде. “Тормышыңны матур кор, энем. Авырлыкларга бирешмә. Бервакытта да хәмер кулланма. Сиңа кырын караганнар да көнләшерлек булсын”, ди иде. Авыр чакта шул абзыйның сүзләрен искә төшерәм, – ди.

Чыннан да, күпләр көнләшерлек җитеш, мул тормышта яшиләр, тырышлык белән гомер итәләр авылның күркәм ул-кызлары. 2016 елда яңа йортларына күченгәннәр. Әниләрен яңа өйдә яшәтеп кала алганнарына бик сөенәләр. “Иске өйне нык сагынды әни. Вакыт-вакыт алып кереп чыга идек анда да”, – ди Гөлфия.

Кулларыннан гөл тама

Әниләре гомер буе сыер савучы булып эшли, әтиләре тракторда хезмәт куя. Күпләп мал-туар асрау – буыннан-буынга күчә торган шөгыль. Шул каннарына сеңеп калгандыр. Өч сыердан да ким тотканнары булмый гаиләдә. Кызлар да эшне ир-атныкына, хатын-кызныкына бүлми, эшкә нык булып үсәләр. “Әти: “Рәхмәт, Мәбрүрә, сиңа. Минем кызларыма такканнар да, чапканнар да, бер эштән дә курыкмыйлар: ир-ат эшен дә, хатын-кызныкын да эшлиләр”, - дип, әнигә һәрвакыт рәхмәт укый иде. Чөнки без, әтигә утырып йөреп, трактор да йөрттек. И, бар иде рәхәт чаклар! Кайтарасы иде шул чакларны, булмый гына”, – дип, хатирәләргә бирелде танышым.

2023 елдан шәхси хуҗалык алып баручы Гөлфия Фәхразыева янә яңа программа буенча эшен җәелдерергә исәпли. Сараен яңартырга ниятли. Дәүләт ярдәме белән, аны октябрь башларына төгәлләргә уйлыйлар.

Зур рәхмәт республика, район җитәкчеләренә. Эшләгәнне күрәләр. Авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева һәрвакыт киңәшләрен биреп, ярдәм итеп тора. Кайда нинди ярдәм программасы бар, барысын да әйтеп тора ул, – ди Гөлфия Фнүн кызы.

Тарткан атта гына өмет бар. Берьюлы берничә эшне җигелеп тарта ул. Аның җитезлегенә күз иярми. Гөлфия Фәхразыева 21 ел өлкәннәр тәрбияли, соңгы 7 елында “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәр булып эшли. Җитәкчеләре Ландыш Зөфәр кызын, белгеч Айгөл Мисхәт кызын хөрмәт сүзләре белән телгә алды. Һәрвакыт хәлемә керәләр, аңлыйлар, ярдәм итәләр, ди.

Исәнсау эшләргә язсын инде. Минем карамакка сигез өлкән кеше билгеләделәр. Постельдә ятучы бер әбием бар. Абзардан – әбиләргә, әбиләрдән абзарга йөрим. Йорт эчендәге эшләргә өлгермәгән чаклар да булгалый. Анысына Әлфия белән Алия ярдәм итәләр. Кайткан саен, җыештырып, тәртипләп китәләр. Урын өстендәге әбигә күп игътибар кирәк. Иртүк шунда йөгерәм, вакытында ашатырга кирәк. Балалары шәһәрдә яшиләр, атна ахырында кайтып, юындырып китәләр. Миңа ышанып тапшырганнар икән инде, җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Аягы сынып, 8 ай яткан. Былтыр май аенда авылга алып кайттылар. 5,5 ел Фирдәвес абыйны карадым, ул да урын өстендә булды. Мөслимә апаны 5 ел карадым, мунчага да күтәреп алып бара идем. Төрле язмышлар булды инде. Педагог булуым да ярдәм итә. Вакыты-вакыты белән, артист та буласың, режиссер да. Бәһедәр абыйны да тәрбиялим. Элегрәк әзрәк салу белән шаяра иде, ул “шөгыле”ннән бергәләп арындык. Хәмидулла абый да тәртипкә утырды. Шул бабайга, вафатыннан соң, чардуган ташын үзем ясатып куйдырттым. Хатыны вафат иде, балалары булмады. Аллаһка шөкер, булдыра алганны эшләргә тырышам, – диде Гөлфия, эшенең нечкәлекләренә төшендереп.

Өлкәннәрнең өйләрен дә юа, җыештыра ул. Көндәлек кирәк-яракларын алып кайта. Өйләренә челтәр-чаршау, палас кирәк булса да, үзенекен илтеп бирә. Һәркайсының күңеленә ачкыч табар өчен, нык сабырлык таләп ителә шул. Әби-бабайларның үзләрен генә түгел, малларын да иясез тотмый тынгысыз хезмәткәр. “Минем этемне чит-ят кулларга бирмә, куып чыгарма”, – дигән иде үләр алдыннан Мәрьям әби. Аның васыятен тоттым. Хуҗабикәсе вафат булгач, бер-ике көн барып ашатып йөрдем дә, аннан үземә алып кайттым. Ике ел яшәде, аннан ул да әбисе артыннан китеп барды. Хәмидулла бабайның 7 песие калды, аларны тәрбияләдем. Хастаханәдә авырып ятканда, шәфкать туташы аша мине чакыртты бабай. Җилкәмнән сөеп, рәхмәтен әйтте дә: “Песи, песи”, – диде. Ташлама аларны, диюе булгандыр инде. Аның яныннан чыккач, ярсый-ярсый еладым. Шулкадәр кызганыч булды ул бабай. Әби-бабайларым исән-сау булсыннар, дип телим. Күрше Хамис бабайны караган идем. Ул да: “Берүк нигеземне ятларга бирмә. Бирсәң дә, юньле кешегә булсын”, – дип әйтеп калдырды. Ике нигез белән нишлим инде мин, дип уйлаган идем, Аллаһның “амин” дигән чагына туры килгәндер, алырга туры килде. Шулай килеп чыкты. Коесы әйбәт, җиләк-җимеш бакчасы шунда хәзер. Шулай итеп, көнем әби-бабайлар белән сыерлар арасында уза. Иртүк торып, малларымны көтүгә озатам да, өлкәннәрем янына йөгерәм. Аннан кайтуга, малларымны каршы алам”, – дип дәвам итте ул сүзен.

- Кайчан ял итәсең соң син? – дип сорыйм ирексездән.

Ял итәргә яратмыйм да, вакыт та юк. Чыгасым, йөрисем килми. Миңа – монда курорт. Чыгып китәргә маллар гына түгел, әбибабайлар да ирек бирмиләр. Аларны ташлап, кая барыйм инде? – диде.

 

Иң матур исем – кешенең үз исемедер, мөгаен. Ә холкына, төс-кыяфәтенә туры килгәннәргә: “Исеме җисеменә туры килә”, – диләр. Кулларыннан гөл тама Гөлфиянең. Бакчачылык белән дә яратып шөгыльләнә ул. Аның яраннар үстерүе хакында күптән белә идем, бу хакта язып та чыктым. Гөлләрнең әллә ничә сортлысы бар, әле һаман яңартып тора аларны. Мендәр тышлары, ашъяулыклар да чигә. Уннан артык төрле токымлы чеби-тавык, әтәчләр үстерә. Аларын кулга алып сөя, күңел тынычлыгы бирә, ди. Тавык, сыер фермаларына аларның рәсемнәрен ясатып беркеткән. Гомумән, матурлыкны ярата ул. Сөт чиләкләрен элеп куя торган урын да зәвык белән эшләнгән. Капка төпләреннән үк әкият дөньясы каршы ала. Бизәкле кое, капка-койма, почта тартмасы юлдан үтеп йөрүче һәркемне сәламләп каршы алып, озатып калалар.

“Күңелне үзенә тартучы нәрсә – кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер”, – дигән бөек акыл иясе Ризаэддин Фәхретдин. Фәхразыевлар гомер иткән йорт та, аның хуҗалары да кешелекле, эчкерсез булулары, тырышлыклары һәм күңел матурлыгы белән үзләренә җәлеп итеп торалар. Андыйлар белән аралашкач, яшәү дәрте, тормышны сөю хисе тагы да арта. Сокландыра, киләчәктә дә тормышлары куаныч китерсен, сөенеп, сәламәт яшәсеннәр.   

Альбина Сабирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев