САРМАН
  • Рус Тат
  • ...калсын әле җирдә бездән соң

    Татарстан Республикасында 21-28 нче апрель көннәрендә Бөтенроссия ирекле акциясе кысаларында "Язгы шәфкатьлелек" атнасы үткәрелде. Бу ел ТР Президенты тарафыннан игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елы буларак, ул мәдәни чаралар белән бәйләп алып барылды. Аннан безнең район да читтә калмады. Атнаның соңгы көнендә район үзәгенең Ял паркында аңа йомгак ясалды. Олы бәйрәм...

    Татарстан Республикасында 21-28 нче апрель көннәрендә Бөтенроссия ирекле акциясе кысаларында "Язгы шәфкатьлелек" атнасы үткәрелде. Бу ел ТР Президенты тарафыннан игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елы буларак, ул мәдәни чаралар белән бәйләп алып барылды. Аннан безнең район да читтә калмады. Атнаның соңгы көнендә район үзәгенең Ял паркында аңа йомгак ясалды. Олы бәйрәм белән беррәттән Армиягә чакырылучы көне дә билгеләп үтелде.
    Ул көнне район үзәгендә бәйрәм тантанасы иртәдән үк башланды. Волонтерлар "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардияче" отряды белән берлектә базар территориясендә, үзәк урамнарда Георгий ленталары тараттылар, кешеләрне игелекле эшләрдә актив катнашырга өндәделәр. Соңыннан Сарманның үзәк урамыннан "Игелеклелек маршы" үтте. Волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар - волонтерлык үзәге әгъзалары, мәктәпләрнең волонтерлык хәрәкәте активистлары, яшьләр бүлегенә караган "Форпост" отрядлары әгъзалары, армиягә чакырылучы егетләр, тигез сафларга тезелеп, Ватан азатлыгы өчен башларын салганнар истәлегенә салынган мемориаль комплекска килделәр. Бәйрәмдә катнашучыларны иң элек волонтерларның район кураторы - "Шәфкать" үзәге хезмәткәре Г.Рәфыйкова сәламләде. "Шунысы куанычлы: игелекле эшләрнең чиге юк, һәм волонтерлык хәрәкәте безнең районда да киң колач ала бара. Сез Сарман җирендәге волонтерлык хәрәкәтенең башында торасыз һәм моның белән горурлана аласыз. Сез бик кирәкле һәм файдалы эш башкарасыз", - диде ул, волонтерларга мөрәҗәгать итеп.
    Искә төшереп үтү урынлы булыр: 22-23 нче март көннәрендә "Шәфкать" үзәгендә Алабуга шәһәренең "Ариадна" халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтү һәм Ирекле "Волонтер"лык хәрәкәтен үстерү үзәкләре белгечләре үткәргән семинар-тренингтан соң районда волонтерлар үзәге оештырылган иде. Бүген аның составында 20 дән артык кеше - Сарман гимназиясе һәм аграр көллият укучылары - исәпләнә. Волонтер - "человек доброй воли", "доброволец" дигән мәгънәне аңлата. Ягъни үз теләге белән игелекле эшләр башкаручы. Бу хәрәкәтнең нигезендә дә "Үзеңне кеше итеп тоясың килә икән, башкаларга ярдәм ит", - дигән принцип ята.
    Бүген-иртәгә армиягә китәргә әзер торган егетләрне әфган сугышы ветераны Р.Газизуллин тәбрикләде. ТР Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек җитәкчесе Д.Гасанов булачак Ватан сакчыларына үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Ил азатлыгы өчен яуларда башларын салганнар бер минут тынлык белән искә алынды, мемориалга веноклар салынды.
    Бәйрәм Ял паркындагы сәхнә алдында дәвам итте. "Шәфкать" үзәге директоры Х.Фәрукшин кыскача волонтерлар үзәге үткәргән игелекле эшләргә тукталды. Болар - "Елмаю бүләк ит", "Җылылык бүләк ит", "Тәмле сүз" һәм башкалар. Алар кысаларында өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗларга, инвалид балаларга төрлечә ярдәм күрсәтелгән, төрле чаралар үткәрелгән. Иң актив волонтерлар Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
    Сәхнәгә армиягә китәчәк егетләр күтәрелде. Д.Гасанов аларның һәркайсын тәбрикләп, район хакимияте, яшьләр һәм спорт бүлеге ярдәме белән әзерләнгән бүләкләрне тапшырды, яхшы хезмәт итеп, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде, лаеклы уллар үстергән ата-аналарга рәхмәт белдерде. "Ватанны саклау - изге бурыч. Армия хезмәте ир-егетләрдә ихтыяр көче, ныклык тәрбияләргә ярдәм итә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтә. Антыгызга һәрвакыт тугры калыгыз, без сезнең белән горурланабыз", - диде ул. Соңыннан егетләрне РОСТО (ДОСААФ)ның район идарәсе рәисе Ф.Ганеев тәбрикләде. Әфган сугышы ветераны Р.Газизуллин, армия сафларында хезмәт итеп кайткан Руслан егетләргә иминлек, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
    Илдә волонтерлык хәрәкәте 80 нче еллар ахырында ук башланган иде. Аңа кадәр ул тимурчылык, пионер, табигый һәйкәлләрне саклаучылар хәрәкәте рәвешендә яшәп килде. Район мәктәпләрендә дә волонтерлык хәрәкәте шактый вакыттан бирле эшләп килә һәм алар да "Шәфкатьлелек атнасы"нда актив катнаштылар: 110 центнердан артык макулатура җыеп, аның акчасын "Яңарыш" тарихи һәйкәлләрне яңарту фондына тапшырдылар, "Иске киемнәргә - яңа тормыш" акциясендә киемнәр җыйдылар, тарихи һәм табигый һәйкәлләрне чистарттылар, төзекләндерделәр һәм башка чаралар үткәрделәр. Бүгенге көндә 12 мәктәптә 119 волонтер исәпләнә. Мәгариф бүлеге мөдире З.Гыйләҗева, аларны бәйрәм белән тәбрикләп, иң активларны билгеләп үтте. Иң күп макулатураны Петровка Завод, Иске Кәшер, Юлтимер мәктәпләре җыйган. "Иске киемнәргә - яңа тормыш" акциясендә иң активы Җәлил икенче мәктәбе булган. "Минем кече Ватаным" акциясендә Сарман мәктәбе аерылып торган. Иң яхшы волонтерлар отряды исә Җәлил гимназиясендә эшли. Ә бәйрәм көнне барлык мәктәпләр дә дуслык традицияләрен күрсәттеләр: төрле милләт киемнәренә киенеп, бәйрәмдә катнашучыларга төрле милләтләрнең милли ашларын тәкъдим иттеләр.
    Мәдәният бүлеге мөдире Г.Латыйпова ел буе мәдәни чараларда актив катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Районның иң сәләтле балалары һәм волонтерлар бәйрәмдә катнашучыларны җыр-биюләре белән сөендерделәр. Спорт мәйданчыгында яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчелегендә мәктәп укучылары арасында стритбол ярышлары үткәрелде.
    Бу көнне сәхнәне "Дөнья тукымасы" да бизәде. Волонтерлар алдан ук Сарман гимназиясе укучылары ярдәме белән балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм башка урыннарга йөрделәр, "Һәр көнне игелек кыл", "Якыныңа ярдәм ит" кебек изге теләкләрне җыйдылар, шәфкатьлелек нуры белән әйләнә-тирәне яктырттылар. Ә парк мәйданында мәктәпләр һәм "Шәфкать" үзәге көче белән шәфкатьлелек ярминкәсе оештырылды. Анда "Иске киемнәргә - яңа тормыш" акциясе кысаларында җыелган һәм башкалар хәленә керә белгән, аларга ярдәм итәргә әзер кешеләр алып килгән балалар киемнәре һәм башка кирәк-яраклар ярдәмгә мохтаҗларга таратылды. Шунда ук йөрәкләрендә игелек уты янганнар мохтаҗларга ярдәм оештыру өчен куелган кассага акчалар да салдылар. Бәйрәмдә катнашучы һәркем үзәк мәчет һәм "Шәфкать" үзәге ярдәме белән әзерләнгән сыйдан - тәмле пылау, чәй һәм тәм-томнардан авыз итте.
    "Игелекле эшнең иртә-киче юк", - ди халык. Аны атна кысаларында гына түгел, һәрвакыт башкарырга мөмкин. Шулай ук башкаларга карата күңелендә рәхим-шәфкать хисе йөрткән һәркем волонтерлар хәрәкәтенә дә кушыла ала. Моның өчен "Шәфкать" үзәге бинасында урнашкан волонтерлар үзәгенә мөрәҗәгать итәргә яки аңа 2-50-64 телефоны аша шалтыратырга була. Ә волонтерлар хәрәкәте турындагы тулырак мәгълүматны Интернетта "В контакте" социаль челтәрендәге Сарман районының "Волонтер" ирекле үзәге сайтыннан алырга мөмкин. Һәр пәнҗешәмбе көнне 15.00 сәгатьтә "Шәфкать" үзәгендә волонтерларның җыелышы да үткәрелә. Алар анда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә бурычлар билгелиләр.
    Бәйрәмне алып баручы И.Салихова әйткәнчә:
    Гомер китабының һәрбер бите
    Шәфкатьлелек белән бизәлсен.
    Кылган гамәлебез, бер ямь булып,
    Калсын әле җирдә бездән соң.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      198
      0
      0
    Ночной режим