САРМАН
  • Рус Тат
  • Кабан дуңгызы кешегә нинди очракта һөҗүм итәргә мөмкин?

    Сарман районы Җәлил бистәсендә бер көтү кабан дуңгызының торак пунктында йөрүен видеога төшергәннәр.

    «Татар-информ» агентлыгы экспертлардан: «Кабан дуңгызы кеше өчен никадәр куркыныч?» — дигән сорауга җавап алды. 

    Җәлилдә төшерелгән ролик социаль челтәрләрдә таралган. Кулланучылар: «Мондый әйберне Җәлилдә беренче мәртәбә күрәбез һәм ишетәбез», — дигән комментарийлар калдырганнар. Кыргый хайваннардан куркып калган кешеләр дә булган. Җәлилдән ерак булмаган Азнакай районында яшәүче Нәсимә апа Әхмәдуллина да кечкенәдән кабан дуңгызларыннан курка икән.

    — Мин тумышым белән Мөслим районыннан, Ык елгасы буйларыннан. Әби-бабайлар без кечкенә вакытта су буена, урманга барганда кабан дуңгызлары белән куркыталар иде. «Аларның тешләре озын, тешләсә җәрәхәте төзәлми», — дип әйтәләр иде. Үземнең шулар белән очрашканым булмаса да, хәзер дә куркам. Җиләк, бөрлегән җыярга баргач, берәр кыштырдаган тавыш ишетелсә, кабан дуңгызы йөгереп килер кебек тоела. Пенсиягә чыккач та урманда тояк эзләре күрсәм, тизрәк кайтып китү ягын карыйм, — ди Нәсимә апа. 

    «Аучыларның бер генә хайванны да яралы килеш калдырырга ярамый дигән төп кагыйдәләре бар»
     Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче һәм буш вакытында ауга йөрергә яратучы Илшат Сәйфуллин да ул видеоны күреп аптыраган.

    — Сарман ягында кабан дуңгызларын күп диләр, ләкин торак пунктына чыгулары турында моңарчы ишеткән юк иде. Быел үрчегәннәрдер. Ауга баргалыйм, ләкин миңа кабан дуңгызларының очраганы юк. Алар күбесенчә чокырлы, кеше йөри алмый торган урыннарда яши. Азык эзләргә кояш батар алдыннан чыгалар да, иртәнгә кадәр йөриләр. Төнлә урман кырыендагы басуларда тамыр эзләп актарынырга мөмкиннәр.

    Кечкенә балалары белән булган кабан дуңгызы янына якын килсәң, бигрәк тә яз көне, саклану инстинкты уянып, кешегә ташлануы бар дип беләм. Гадәттә, зыян салмасаң, алар үзләре кешедән кача. Кыргый хайван булгач, барыбер сакланырга кирәк инде: аның реакциясен фаразлап булмый бит. Яраланып, исән калган кабан дуңгызы куркыныч хайванга әверелә. Аучыларның бер генә хайванны да яралы килеш калдырырга ярамый дигән төп кагыйдәләре бар. Теләсә кайсы җанвар исән калса, аның агрессиясе арта, — ди Илшат Сәйфуллин.

    «Гадәттә, кабан дуңгызы кеше каршына чыкмый, читләтеп узарга тырыша»
    Кабан дуңгызлары турында профессионал фикерен белү өчен Балтач районында Хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклауны контрольдә тоту буенча бүлек җитәкчесе Айрат Сабировка мөрәҗәгать иттек.

    — Кабан дуңгызын кеше өчен бөтенләй куркыныч түгел дип әйтеп булмый. Куркынычлыкны ситуациягә карап бәяләргә кирәк. Бер яшькә кадәр булганы хәтәр түгел, ә ата кабан (секач) кешегә һөҗүм итәргә мөмкин. Видеога эләккән дуңгызлар ризык эзләп килгәннәр, димәк. Секачлар бик сак була, алар кеше яши торган урыннарга килми.

    Кабан дуңгызлары көтүгә җыелып йөри. Анда бер генә секач була. Зур секачлар җитлегә башлаган яшьләрен көтүдән куа. Куылганнары әллә ни ерак китми, алар табунны чит дуңгызлардан саклый. Табундагы хайваннар саны алтыдан алып, утызга кадәр җитәргә мөмкин. Ризык күп булса, алар тиз үрчи: кабан дуңгызы бер ел эчендә ике тапкыр да балалый ала. Без аларның популяциясен бер чама тотарга тырышабыз. Быел Балтач районында 56 кабан дуңгызын аулап, дәүләткә тапшырдык.

    Безнең якта аучы булмаган кешеләрнең секач белән очрашканнары турында ишеткәнем юк әле. Көтүдән куылган яшьләре берән-сәрән ризык эзләп басуларга, бакчаларга килгәли, ләкин алар кеше гомере өчен куркыныч түгел, — дип сөйли Айрат Сабиров.

    — Урманга гөмбәгә баргач, кабан дуңгызы килеп чыкса, нишләргә?

    — Гадәттә, кабан дуңгызы кеше каршына чыкмый, читләтеп узарга тырыша. Ул адәм тарафыннан яраланган һәм нык куркытылган булса гына һөҗүм итәргә мөмкин. Кабан күп очракта көндез йоклый, төнлә йөри, шуңа күрә кешегә бик сирәк очрый. Йоклар өчен сулы, сазлыклы, башка хайваннар йөрми торган урынны сайлый, — ди ул.

    «Нәрсә белән туклана?» - дигән сорауга Айрат Сабиров: «Ул бар төрле ризыкны да ашый ала. Урманда бөҗәк личинкаларын, үлән тамырларын ашый, кырмыска ояларын туздыра. Үләксә белән дә туклана. Шуңа күрә аларның чума тарату куркынычы бар. Басуга керсә, кукуруз чәкәннәрен, арыш, бодай, бәрәңге тамырларын ашый», — дип җавап бирде.

     Кабан дуңгызының татарстанлыларга ташланган очрагы булмаса да, авыл хуҗалыгы тармагына бераз зыян китерә. Саба районы Олыяз авылында эшләүче фермер Райнур Әхмәтов та быел кабан дуңгызларының урман янындагы кукуруз һәм арыш басуларында актарынганнарын әйтте. Җир ермачланган урыннар булган, ләкин фермер зыянны зур дип бәяләмәде.

     «Кабан дуңгызы Чүпрәледән кала һәр районда да бар»
    Без шулай ук Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияковка мөрәҗәгать иттек.

    — Кабан дуңгызларының бистә янына килүендә бернинди дә могҗиза юк. Ул Татарстан өчен гадәти кыргый хайван, Чүпрәледән кала һәр районда да бар. Кайдадыр алар күбрәк, ә кайдадыр — азрак. Шуның белән генә аерыла. Хайваннарның машина астына керү очраклары да теркәлә, шуңа күрә төнлә урман яны юлларында тизлекне арттырмаска кирәк.

    Бер генә кыргый хайван да тик торганнан кешегә һөҗүм итми. Ахыр чиккә җиткерелгәне генә ташланырга мөмкин. Я ул аучылар тарафыннан нык куркытылган булырга тиеш, я аның балаларына куркыныч яный. Алай дип карасаң, качар җире калмаса, куян да дошманына ташлана.

    Кырда, урманда күпме генә йөрсәгез дә, кабан дуңгызы сезнең каршыга чыкмый, чөнки ул кешене ерактан сизә һәм күзгә-күз очрашмаска тырыша. Кеше барлыгын сизүгә, ул шундук юлын үзгәртә. Минем үземнең дә кабан дуңгызларын очратканым бар. Мине күрүгә, качтылар. Хәтта аучыларга да кабан дуңгызы җиңел генә тоттырмый. Аны эләктерү өчен махсус аулар оештыралар, — дип аңлата Ринат Чиспияков.

    — Шулай да, урманда каршыңа килеп чыкса, нишләргә? — дип сорамыйча кала алмадык.

    — Кабан дуңгызы очраса — бу бик сирәк хәл, үзеңне тыныч кына тотарга кирәк. Куркыныч янамаганын сизгән хайван үз юлы белән китәчәк, — дип аңлатты белгеч. 

     

     

    ЧЫГАНАК

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: