САРМАН
  • Рус Тат
  • Җитди карарга кирәк

    l Соңгы ун елда шикәр диабеты белән авыручылар саны 40 миллион кешегә артты. l 2030 нчы елга авыруның бөтен дөньяда 552 миллионга артуы көтелә. l Һәр 5 секунд саен бу авыру белән 1 кеше авырый. l Һәр секунд саен шикәр диабетыннан 1 кеше үлә. l Һәр ел саен бу авырудан...

    l Соңгы ун елда шикәр диабеты белән авыручылар саны 40 миллион кешегә артты.
    l 2030 нчы елга авыруның бөтен дөньяда 552 миллионга артуы көтелә.
    l Һәр 5 секунд саен бу авыру белән 1 кеше авырый.
    l Һәр секунд саен шикәр диабетыннан 1 кеше үлә.
    l Һәр ел саен бу авырудан 4,6 миллион кеше вафат була.
    l Россиядә аның белән 3,5 миллион кеше авырый, һәм бу сан ел саен 300 меңгә арта.
    l Районда диабет белән 887 кеше авырый.
    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шикәр диабетын иң мөһим һәм һаман саен кискенләшә баручы проблема дип атый.
    Аның тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Якынча безнең эрага кадәр 1550 нче ел белән билгеләнгән папирус кәгазендә авыруның билгеләре һәм аны дәвалау турында сүз алып барыла. 1922 нче елда авыру яшүсмергә беренче тапкыр инсулин ясала.
    Шикәр диабеты - инсулин гормоны җитмәгәнлектән яки аның организм күзәнәкләре белән үзара тәэсире бозылу, нәтиҗәдә канда глюкоза арту сәбәпле килеп чыга торган авыру. Организмда барлык төр - углеводлар, май, аксым, минераль һәм тоз-су матдәләренең алмашы бозыла. Моннан тыш, диабет белән песи, эт, тычкан кебек хайваннар да авырый.
    Авыру нилектән килеп чыга соң? Ашказаны асты бизе кирәкле күләмдә инсулин эшләп чыгара алмый башлый. Моның сәбәпләре әлегә билгесез. I төрдәге шикәр диабетының вируслы инфекция нәтиҗәсендә килеп чыгуы турында фаразлар бар. Ә II төр диабет генетик дефектлар нәтиҗәсендә килеп чыга. Диабет - йогышсыз.
    Диабет килеп чыгуга сәбәп булучы факторлар арасында беренче урында - нәселдәнлек. Нәселдә, гаиләдә кем дә булса диабет белән авырый икән, аның сездә дә килеп чыгу ихтималы зур. II төр диабет вакытында нәселдәнлекнең тәэсире тагы да зуррак. Ул 80 процент очракта ата яки ана линиясе буенча күчә. Ә инде ата-ананың икесе дә диабетик булса, баланың аның белән авыру ихтималы 100 процентка якынлаша. Ата-аналар алдан ук балаларын моңа әзерләргә - авыру ихтималы, аннан саклану чаралары турында аңлатырга тиешләр. Диабетның икенче төп сәбәбе - симерү. Бәхеткә каршы, әгәр кеше аның белән даими көрәшсә, бу факторны булдырмаска да мөмкин. Өченче сәбәп - инсулин эшләп чыгаручы бета-күзәнәкләрнең зарарлануы. Бу панкреатит, ашказаны асты бизе рагы, башка эчке секреция бизләре авырулары нәтиҗәсендә килеп чыга. Дүртенче сәбәп - вируслы инфекцияләр: кызылча, чәчәк, эпидемик гепатит, грипп һәм башкалар. Бу инфекцияләр авыруны үзләре китереп чыгармыйлар, ә бәлки, аны хәрәкәткә җибәрүче механизм ролен үтәргә мөмкиннәр. Мәсәлән, уңай нәселдәнлек билгеләре булган симез кеше грипп белән авырый икән, бу аның өчен куркыныч. Бишенче урында - нервлар стрессы. Уңай нәселдәнлек билгеләре һәм артык авырлыгы булган кешеләргә аннан саклану яхшы. Алтынчы урында - яшь. Олыгайган саен, авыру ихтималы арта бара. Кайбер белгечләр диабетны "цивилизация авыруы" диләр. Ягъни күп очракларда аңа тиз үзләштерелә торган углеводларга бай булган азыкны күп куллану сәбәпче була. Бик сирәк очракларда гормональ бозылулар да диабет китереп чыгара. Әйтик, кайбер дарулардан яки алкогольне озак вакытлар күп кулланганнан соң ашказаны асты бизе зарарлана. II төр диабетка килгәндә, барлык очракта да дип әйтерлек авырлыкны киметү һәм актив физик күнегүләр авыруның үсешен тоткарларга һәм кандагы шикәр күләмен нормада тотарга ярдәм итә. Ә I төр диабет вакытында кичектергесез инсулин терапиясе мәҗбүри. Шуны да онытмаска кирәк: канда шикәрнең артуы түгел, ә катлауланулар куркыныч. Бөерләр, күзләр, йөрәк-кан системасы зарарланырга мөмкин. Шуңа күрә бәвел еш бүленеп чыгу, авырлыкның бик тиз кимүе, хәлсезлек, тиз аручанлык, кул-аяклар ою, баш әйләнү, яралар акрын төзәлү, көзән җыеру, күз алдында ак элпә барлыкка килү кебек билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
    (Рәсемдә сез табибны эш вакытында күрәсез).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: