Исмәгыйль абый Берлингача барып җитә
Сугыш җиле дүрт балалы гаиләдә үскән Исмәгыйль абыйга, җиде балалы гаиләдә буй җиткергән Шәмсениса апага гына кагылып калмый, барлык якыннарының язмышын үзгәртә.
Бөек Җиңү көннәре якынлашкан саен, һәркайсыбызның күңелендә яудан кайтмый калганнарны яки, кайтып та, арабыздан киткәннәрне сагыну хисләре тагы да көчәя генә бара. Сарман авылында яшәүче Мөнәвир Фарукшин гаиләсе дә бүгенге көннәрдә шундый тойгылар кичерә. Бабасы – Әлмәт авылында гомер кичергән Фарукша солдат үзе генә түгел, уллары да илебез азатлыгы өчен кан коялар, араларында яу кырында батырларча ятып калганнары да бар.
Якыннарының истәлекләренә караганда, Фарукша солдат Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Ул чактагы тәртип буенча, патша армиясендә 25 ел хезмәт итә, сугыштагы батырлыклары өчен, бик сирәкләргә генә эләгә торган Георгий крестына лаек була. Хезмәтен тутырып, туган якларына кайта. Намуслы хезмәте өчен алган акчасына ике катлы: асты – таш, өске каты агач йорт салып җибәрә. – Фарукша бабамның беренче хатыны үлгән, аннан ике кыз калган, һәркайсы үз тормышын корган булган. Икенче хатыннан – Күтәмәле авылының Шәрәфетдин мулла кызы Бибишәмсиядән тагын өч бала туган. Ләкин, гөрләп яшәп ятканда, бабам кинәт кенә вафат булган. Аягына тырма кадалганнан мантый алмаган ул. Өч баласы, шулай итеп, ятим үскән, – дип искә ала Мөнәвир абый.
Әниләре аларга әйбәт тәрбия бирергә, ач-ялангач итмәскә тырыша. Ә өч баланың берсе – Исмәгыйль абый, алтынчы сыйныфны бетерүгә, колхозда эшли башлый. Кечкенәдән шофер булырга хыяллана. Ләкин күңел түрендә яткан хыялын тиз генә тормышка ашыру насыйп булмый. 1936 елда Алабугада тракторчылар курсын тәмамлый, авылына кайтып, тракторчы, комбайнчы булып эшли. 1938 елда исә вербовка буенча Ленинград өлкәсенең Свердлов колхозы кирпеч заводына эшкә китә. Ул арада фин сугышы башлана. Исмәгыйль абый 367 нче укчы полкта хезмәт итә. «Ладога күленнән Финляндия күренеп тора иде», – дип сөйли соңыннан ул. Бөек Ватан сугышы башлануның икенче көнендә үк Ленинград фронтына алына. Сортавала шәһәрендә каты яралана, алты ай Чиләбе өлкәсендә госпитальдә ята. Ә аннан соң – кабат фронтка. Бу юлы ул 129 нчы мотоукчылар полкына эләгә. Икенче тапкыр яраланганга кадәр шушы полкта хезмәт итә. Икенче яра да авыр була. Аннан соң хәрби хезмәтен танкка каршы дивизиядә дәвам итә. Һәм – кабат яралану, кабат госпиталь. 1943 елның февраленнән Кызыл Йолдыз орденлы Сандомир артиллерия полкында хезмәт итә, 1 нче Украина фронтында өлкән элемтәче була.
1945 елның 1-2 май көннәре. Берлин астындагы Ванзе авылы өчен рәхимсез сугышлар бара. Шушы бәрелештә Исмәгыйль абый дошманның көчле артиллерия һәм пулемет уты астында сигез тапкыр өзелгән элемтә чыбыгын ялгый. Бу дошманның контратакасын кире кайтарырга, батареяның өзлексез эшләвен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Батарея бу сугышта дошманның – алтмышлап, ә Исмәгыйль абый өч солдатын юк итә. Алар Берлинга бәреп керәләр. Шушы сугыштагы батырлыгы өчен якташыбыз III дәрәҗә Дан орденына лаек була. Аның исәбендә шулай ук – «Батырлык өчен», «Берлинны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» медальләре. Ул шулай ук 13 нче армия командующие генерал-полковник Пуховның, Кременец, Сандомир, Житомир, Праганы, Берлинны алгандагы батырлыклары өчен Югары Башкомандующий, Советлар Союзы маршалы Сталинның Рәхмәт хатларына ия була. Ил өчен иң авыр вакытта – 1942 елда партия сафларына керә.
Исмәгыйль абый сугышта аның беренче көннәреннән иң соңгы мизгеленә кадәр була, канлы, тузанлы юллар буйлап бөтен Европаны җәяүләп үтә, адым саен диярлек үлем белән очраша.
-
Бервакыт, контузия алганнан соң, кар өстендә аңыма килдем. Тирә-якта – сугышчан дусларымның үле гәүдәләре, үлеп бетмәгәннәрнең ыңгырашкан тавышлары. Фашистлар аларны ата-ата киләләр. Ыңгырашмаска, тавышымны чыгармаска тырышып ятам. Немецлар мине үлгән дип уйлаганнардыр, янымнан үтеп киттеләр. Берәр сәгатьләп яткач, шуышып, үзебезнекеләр ягына чыктым, – дип сөйли ул.
Тагын бер очрак онытылмаслык булып хәтеренә уелып кала. Һөҗүм итеп барышлый, бер авылга туктыйлар, бер карчыкка кунарга керәләр. Таң атканда, Исмәгыйль абый бомба шартлаган тавышка уянып китә. Күзләрен ачса, йорт җимерелгән, ишек төбендәге караватка яткан иптәшенең башы юк, печәнлектә йоклаган дусты шулай ук һәлак булган. Ә йокларга мич башына яткан карчыкны ул кирпеч өемнәре арасыннан аралап ала.
Ватан азатлыгы өчен һәлак булган өч полк командиры, күпме сугышчан дусларының йөзләре дә гомер буе төшләренә кереп йөдәтә.
Сугыштан ул 1945 елның декабрендә генә әйләнеп кайта. Тик... Исмәгыйль абый булып түгел, Самуил Давыдович булып. Документ тутыручыларның кәгазьдән карап, ачыклап утырырга вакытлары булмаган, Исмәгыйль Фарукша улы, дип язарга да телләре дә, куллары да әйләнмәгән, ахры.
Кайткач, Исмәгыйль абый бригадир, кошчылык фермасы мөдире булып эшли, 40 литрлы бидоннарны кышын – трактор чанасына, җәен, йөк машинасына төяп, сөт ташый. Үзе кебек фронтовиклар Мирьякуп Хәбибуллин, Илһам Зыятдинов, Мөҗәһит Баязитов, Сәхипҗан Сәлимгәрәев белән төзелеш бригадасында эшли. Лаеклы ялга да шуннан китә.
-
Арбага салып, мичкә белән солярка ташыганын да хәтерлим. Мин янына утырып йөри идем, – дип тә өсти Мөнәвир абый.
Гомер буе куйган тырыш хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» исеменә дә лаек була. 1985 елда I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Ә тәнендәге сугыш яралары гомер буе сызлый. Кулда, аякта, җилкәдә, билдә булалар алар.
Тормыш иптәше – Югары Әхмәт авылы кызы Шәмсениса апа – тыл ветераны. Сугыш чоры авырлыклары аның җилкәсенә дә мулдан төшә. Аны – булыр-булмас метр ярымлы, ут борчасы кебек япь-яшь кызны, сугыш башлануга, тракторчылыкка укырга җибәрәләр. Иртә яздан кара көзгә кадәр кырда булсалар, кыш буе Сарманга МТСка трактор ремонтына йөриләр. Көне-төне салкын яңгырда, ачы җилдә, кызу кояш астында кабинасыз колесный тракторда йөрүләре бик җиңел булмый. Өстәвенә җире да ташлы. «Әхмәт тавыннан Әлмәт рощасына кадәр араны сөреп төшкәнче ике сәгать вакыт үтә иде», – дип искә ала торган була ул. Урып-җыю вакытларында исә басудан кайтып та кермиләр диярлек – иген уручы «Коммунар» комбайннарын тартып йөриләр. Ләкин кыз сынатмый.
-
Сугыш беткәндә дә басуда идем. Кемдер, сугыш бетте, кайт, дип килеп әйтте. Бөтен халык авыл клубына җыелды. Ә анда җырлыйлар, бииләр, кемнәрдер елыйлар, – дип искә ала ул соңыннан.
Инде яратып өлгергән тракторы белән ул, сугыш бетеп, авылга фронтовиклар кайта башлагач кына аерылыша. Әхмәт авылы каршыннан басу юлы буйлап кереп киткән урында – хәзерге бакчалар урнашкан җирдә колхозның яшелчә бакчасы була. Шәмсениса апа шунда бригадир булып керә. Ә 1954 елда Исмәгыйль абый белән гаилә корып җибәрәләр. Аның беренче хатыныннан биш яшьлек булып калган Гөлфруза, ун айлык Мосавир янына тагын өчне алып кайталар: Мөнәвир, Гөлира, Илшат. Биш бала, ике әнидән икәнлекләрен дә белмичә, дус һәм тату булып тәгәрәшеп үсә. 1962 елда Шәмсениса апа клубка техник хезмәткәр булып күчә. Законнарны аңлатучы булмагандыр инде – 55 яшьтән генә лаеклы ялга чыга.
Сугыш җиле дүрт балалы гаиләдә үскән Исмәгыйль абыйга, җиде балалы гаиләдә буй җиткергән Шәмсениса апага гына кагылып калмый. Исмәгыйль абыйның абыйсы Таҗетдин дә сугыш юлларын үтә. Контузия алып кайта. Гел калтырап кына торган фронтовик, дәвалана торгач, шактый савыга. 30-40 сутыйлы бәрәңге бакчасын берүзе алып чыга торган гаярь ир була ул. Иң олы апалары Гыйззелбанат Ленинградта яши, сугыш елларында аны Казахстанга күчерәләр, анда ул, Җиңүне якынайту өчен, тырыш хезмәт куя. Ә иң кече кызлары ачлык елларында үлгән була. Шәмсениса апаның иң олы абыйсы Габделхак Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмый, пешекче булып хезмәт иткән ир батырларча һәлак була. Аның исеме район үзәгендә илебез азатлыгы өчен яуда башларын салганнар истәлегенә куелган мемориалга да уеп язылган.
Ә Бибисара апасы сугыш нәтиҗәсендә бер сыйныф та укый алмыйча кала. Мәктәп урынына ул Сарманга ипи чиратына йөри. Энесе Фәйзелхак – сугыш ветераны. Армия хезмәтенә аны 1943 елда алалар. Ерак Көнчыгышта сигез ел чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Исән кайтып, 1978 елда вафат була. Ә Мисбах энесе сугышка эләкми. Аны ФЗӨгә җибәрәләр. Ләкин авылда үскән, егетлек яшенә дә кереп өлгермәгән үсмер егет шахтага төшәргә курка, качып кайта. Бер ел төрмәгә хөкем ителеп, тайгада урман кисә, күп авырлыклар күрә, гомер буе авыртынып яши. Сеңлесе Миңкамал да – тыл ветераны. Сугыш елларында, көнне төнгә ялгап, колхозда эшли. Иң кечеләренең исә ике яшьтә үк гомере өзелә.
Бүгенге көндә Исмәгыйль абый инде араларында юк. Күпме авырлыклар, күпме сугышчан дусларының үлемен күргән, гомер буе тәнендә тимер ярчык йөрткән фронтовикның, I төркем сугыш инвалидының йөрәге шатлыкны күтәрә алмый. 2001 елда сугыш ветераннарына бирелә торган «Ока» машинасын алганнан соң озак тормый – 86 яшендә йөрәге тибүдән туктый. Шәмсениса апа да 2009 елда 85 яшендә бакыйлыкка күчә.
Бүгенге көндә балалары, онык һәм оныкчыклары хөрмәтле ветеранның истәлеген кадерләп саклыйлар, аларны онык-оныкчыкларына, килер буыннарга тапшыралар. Ә Исмәгыйль абыйның тәнендәге дүрт ярчык та үзе белән мәңгелеккә күчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев