САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Минзәләбаш мәктәбе укучылары балчык белән эшләү серләренә төшенделәр

Балчык серләрен өйрәнүне дәвам итәбез.

Рәссам, нәкышчы, декоратив - гамәли сәнгатьче, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан бирелгән грант иясе Алсу Адлер кызы Тимергалина – безнең мәктәбебезнең көтеп алына торган кунагы. Аның безнең мәктәпкә кайту турындагы хәбәре безне һәрвакыт дәртләндереп җибәрә. Чөнки ул килгән саен без, “Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары, үзебезне чын рәссамнар итеп хис итәбез. 2020 нче елның 2 нче декабрендә Алсу Адлеровна безгә бик кызыклы мастер- класс үткәрде. 2018 нче елның көзендә үткәргән мастер – классы вакытында ул безне бу дәреснең дәвамы булачак дип ышандырган иде. Ул вакытта без балчыктан ясаган фигураларны Алсу Адлеровна кызу мичтә ныгыту өчен Казан шәһәренә алып китте. Бу кайтуында ул фигураларны безгә кире алып кайтты. Без аларга төрле бизәкләр төшерәчәкбез.

Бу юлы да безгә Алсу Адлеровна балчык белән эшләү серләрен даими аңлатып торды. Шуңа күрә балчык белән эшләү бик тә кызыклы, мавыктыргыч булды. Хәтта кайбер укучыларыбыз өйдә эшләү өчен балчык та сорап алдылар әле Алсу Адлеровнадан. 

Бу дәрестә без балчыктан диварларыбызны бизәр өчен балык һәм әтәч ясадык. Әвәләгән балчыкка шаблон буенча төшереп ясадык без аларны. Чын әтәч һәм балыкка охшады күбебезнеке, күп укучыларыбызның эшләре күргәзмәгә куярлык булды. Бу дәрес аеруча башлангыч сыйныф укучыларына ошады. Алар чын күңелдән шатланып ясадылар ул фигураларны. Эш тәмамлангач, ясаган фигураларыбызны кибәргә куйдык. Соңрак без аларны бизәячәкбез.

Чын рәссам үткәргән дәрестә катнашу бәхете һәркемгә дә тәтеми. Бу дәрестән алган тәэсирләребез безнең күңелләрдә бик озак сакланыр әле дип уйлыйбыз. Мастер – класс вакытында безне  ТНВ каналына да төшереп тордылар. Телевизордан үзебезне кайчан күрсәтерләр икән дип көтеп торабыз. Монысы үзе бер куаныч безнең өчен.

Мәктәбебезгә Алсу Адлеровна гаиләсенең тагын килүен көтеп калабыз .

Шакурова Ильвина, 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев