САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Кудашева Гөлнәзирә Гали кызына Президент күчтәнәч җибәргән

20 майда 78 яшен тутырган Гөлнәзирә апага нәкъ шул көнне “Ярдәм - янәшә” хәйрия хәрәкәтенең күчтәнәчләрен китергәннәр.

- Менә бит, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, шундый зур бүләкләргә ия булдым. Хөрмәтләренә зур рәхмәт, - дип сөенә ул.
Тапкыр, җор телле, шаян сүзле авылдашларын барысы да ихтирам итәләр.
- Аллаһы Тәгаләгә якынрак - тау башында яшим мин, шуңа Ул миңа миһербанлы, барлык теләкләремне ишетә, яшәргә көч бирә, - дип кабатлый ветеран.
Гөлнәзирә апа табигатьне, туган ягын, аның халкын ярата. Хәтта бакчасында яшелчәләренә су сибә торган бочкасын да Татарстан флагы төсенә буяган.
Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев