САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшер һәм Яңа Имән авыл җирлекләрендә үткән җыеннарда халык үз сорауларына җавап алды

Бүген Иске Кәшер һәм Яңа Имән авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары үткәрелде. Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Минһаҗев, Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Илүс Вахитов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Полициянең участок уполномоченные Айрат Могыйнов райондагы һәм җирлекләрдәге криминоген хәлне яктыртты. Суд приставлары хезмәтенең пристав-башкаручысы Миләүшә Закирова законнардагы үзгәрешләр...

Бүген Иске Кәшер һәм Яңа Имән авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары үткәрелде. Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Минһаҗев, Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Илүс Вахитов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Полициянең участок уполномоченные Айрат Могыйнов райондагы һәм җирлекләрдәге криминоген хәлне яктыртты. Суд приставлары хезмәтенең пристав-башкаручысы Миләүшә Закирова законнардагы үзгәрешләр белән таныштырды. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге начальнигы Радик Госманов узган ел район территориясендә булган янгыннарны анализлады. Фикер алышуларда җирлек ветераннар советлары рәисләре Зина Якупова, Гөлүсә Маликова өлкәннәр белән үткәрелгән чараларны яктырттылар, үтенечләрен җиткерделәр. Җыелышларда район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты. Ул җирлек халкын районның социаль-экономик үсеше белән таныштырды. Соңыннан ул, җыелышларда катнашучы район оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре җирлек халкының сорауларына җаваплар бирделәр.

Җыелышларда катнашучылар кул эшләре күргәзмәләрен һәм концерт номерларын карадылар.

Шулай ук укыгыз:

Ләшәү Тамак һәм Иске Минзәләбаш авыл җирлекләрендә булган җыеннарда халык актив катнашты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев