САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Иртән көч кертә торган җиде ризык

Иртән уянуы кайчак бигрәкләр дә авыр була.

Күпләребез, күзен ачуга тизрәк кофега үрелә. Шунсыз хәл керми кебек. Ләкин чынлап торып көч керсен өчен бер кофе гына җитми. Моның өчен иртәнге ашны да дөрес сайларга кирәк. Кофе һәм баллы ризыклар энергия бирә кебек тоелса да, аларны кулланганнан соң бераздан киресенчә йокы килә башлый. Әгәр дә сез иртән көч кертә торган дөрес һәм файдалы ысулны эзләсәгез, иртәнге ашыгызга менә бу җиде төр ризыкны да кертегез. 

Йомырка 

Йомыркада организмга бик тә кирәкле омега 3 май кислотасы һәм аксым бар. Ул шунда ук хәл кертеп җибәрә. 

Солы боткасы 

Солы боткасы – катлаулы углеводлар чыганагы. Тиз таркалучы углеводлардан аермалы буларак, мондыйлары энергияне озаграк бирә. 

Авокадалы тост 

Авокадада туендырылмаган майлар күп. Андый майлар шулай ук энергия чыганагы һәм алар йөрәк өчен дә файдалы. Көрпәле оннан пешерелгән ипине тостерда киптереп, өстенә авокадо куйсагыз – менә дигән иртәнге аш була. 

Лимонлы су 

Цитруслыларның исе генә дә энергия бирә дип санала. Көнегезне лимон салынган бер стакан су белән башлап карагыз. 

Реклама

Дарчин 

Иртәнге ашка бик шәп өстәмә. Дарчинны (корица) солы боткасына сибәргә яки кофега кушарга була. Ул кандагы шикәрне йөгәнләргә булыша. 

Чикләвек 

 

Май, аксым, углеводлар – чикләвек боларның барысына да бай. Кечкенә генә бер уч мөшкет (миндаль) чикләвеге яисә бер кашык арахис пастасы – энергия запасыгыз шактыйга җитәчәк. 

Грек йогырты 

Гадәти йогыртлардан аермалы буларак, монысында аксым күбрәк. Грек йогыртында иммунитетны яхшырта, көчне арттыра торган пробиотиклар да бар. Шуңа бераз гына җиләк-җимеш өстәгез дә – тәмле сый әзер! 

Чыганак: http://new.syuyumbike.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X