САРМАН
  • Рус Тат
  • Инженер һөнәрен – мәктәптән үк

    Киләсе уку елыннан Казанда сәләтле балалар өчен интернат-лицей ачыла. Анда укучылар мәгълүмати технологияләр тармагы буенча белем алырга тиеш. Алар универсиада авылында укып, шунда ук яшәячәк тә. Уку һәм яшәү бушлай. Быел 7, 8 сыйныфларга 144 укучы кабул итәргә җыеналар. Классларда балалар саны традиционнан аерыла - бер класс 12 укучыга исәпләнгән....

    Киләсе уку елыннан Казанда сәләтле балалар өчен интернат-лицей ачыла. Анда укучылар мәгълүмати технологияләр тармагы буенча белем алырга тиеш.
    Алар универсиада авылында укып, шунда ук яшәячәк тә. Уку һәм яшәү бушлай. Быел 7, 8 сыйныфларга 144 укучы кабул итәргә җыеналар. Классларда балалар саны традиционнан аерыла - бер класс 12 укучыга исәпләнгән. Укулар көн буе дәвам итә. Көннең беренче яртысында балалар гомумбелем программасына кертелгән фәннәрне, аерым алганда, математика, физика, химия, биологияне тирәнтен үзләштерсә, икенче яртысында, төркемнәргә бүленеп, мәгълүмати технологияләр тармагын өйрәнергә, спорт белән шөгыльләнергә, әхлакый тәрбия алырга тиеш. Укыту, нигездә, инглиз телендә алып барыла. Гомумән алганда, ике чит - Европа һәм Көнчыгыш телләрен үзләштерү төп шарт итеп куела. Лицей КФУның структур бүлекчәсе булганлыктан, укыту университетның профильле факультетлары белән берлектә алып барыла.
    Республика ни өчен мондый лицей ачу башлангычы белән чыкты соң? Бүгенге информацион технологияләр чорында безгә яхшы инженерлар җитми. Үзләрен фәнни эшкә багышларга теләгән яшьләребез шактый. Әмма күпчелек ата-ана балаларын икътисадчы, юрист итеп күрергә тели. Шуңа сәләтле балалар белән мәктәптән үк эшләргә булганнар. Лицей уйлый, уйлана белгән яңа буын инженерларын тәрбияләүне максат итеп куя. Биредә мәгълүмати технологияләр юнәлеше буенча гына түгел, ә медицина, машина төзелеше, архитектура һәм халык хуҗалыгының башка тармаклары өчен дә программистлар әзерләнәчәк, ди Татарстан Министрлар Кабинетының урта һәм югары белем бирү бүлеге башлыгы Р.Заманов.
    IT- лицейда белем алу укучыларга нинди мөмкинлекләр ача соң? Инженер һөнәренә мәктәптә үк өйрәтүче лицейларның дөньяда сирәк икәнлеген искә алсак, мәгълүмати технологияләр алга киткән заманда лицей тәмамлаган укучыларга ихтыяҗның зур булачагын аңлау кыен түгел. Андыйлар дөньяның башка илләрендә дә эшкә җиңел урнашалар. Аларга Федераль университетка укырга кергәндә дә өстенлекләр бирелә.
    Сәләтле укучылар ничек сайлана? Балалар өч баскычлы система буенча сайлап алына. Идел буе округында яшәгән, теләге булган һәр бала үз мөмкинлеген сынап карый ала. Лицей директоры И.Фәтхетдинов әйтүенчә, алар дистанцион рәвештә тестларга җавап бирергә тиеш. Шуның нәтиҗәсе белән әңгәмәгә чакырыла. Моннан тыш, онлайн олимпиадаларында җиңгән укучылар, сәләтлеләр өчен оештырылган җәйге лагерьда үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә алган егет-кызлар да студент булу бәхетенә ирешә. Белгечләр республика районнарына чыгып та сәләтле укучыларны барлый башлаган. Яхшы кадрлар өчен көрәшергә кирәк, ди белгечләр. Әлеге башлангыч тормышка аша-нитә калса, сәләтле балаларга бу зур стимул булачак. Моны бәхет эше дип тә бәяләргә кирәктер. Дөньяның теләсә кайсы төбәгендә эшли алу мөмкинлеге бирүче һөнәрле булу турында бүген күпләр хыяллана. Ни дисәң дә, тормышта үз урыныңны булдыру өчен институт өстенә институт тәмамлаганчы, мәктәптән үк билгеле бер юнәлеш буенча белем алу күпкә отышлырак.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      161
      0
      0
    Ночной режим