САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инвалидлар өчен реабилитация чараларын сатып алу барышын интернетта күзәтеп булачак

Иминиятләштерү фонды кәнәфи-арба, протез, абсорбент эчке кием, шифаханәгә юллама сатып алу турында белешмә урнаштырыла торган сайт ачты.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан кешеләре инвалидларга реабилитация өчен техник җиһазлар сатып алу барышын “Ачык контракт” сайтында күзәтә алачак. Проектның авторы – Социаль иминиятләштерү фонды. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Социаль иминиятләштерү фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Порталда социаль иминият фондының, шулай ук Татарстан бүлекчәсенең дә, сатып алу эшчәнлеге турында белешмәне карап булачак. Сайтта контрактның башлангыч (максималь) бәясе миллион сумнан артык булган сатып алулар тәкъдим ителә. Гадәттә, сүз инвалидлар өчен реабилитация чаралары сатып алу турында бара. Бу кәнәфи-арба, таяк, протез, абсорбент эчке кием, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне дәвалау өчен шифаханә-курортларга юллама булырга мөмкин. 

Реклама

Мәгълүматны һәркем күрә алачак. Ул алдан, ягъни дәүләт сатып алулары өчен килешү төзелгәнче урнаштырыла. “Ачык контракт” сайты дәүләт сатып алуларын ачык һәм нәтиҗәле итәр дип көтелә. Порталда теркәлгәннән соң, кулланучылар кызыксындырган сорауларын бирә һәм фикер алышуда катнаша алачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/01/172593/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X