САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илсөя Бәдретдинова «Әй, балачак» җырына клип премьерасын тәкъдим итте

Җырчы авторларга, туңдырма алып килгән кешегә, ярдәм иткән түрәләргә, хәтта песи баласына да рәхмәт әйтә.

Илсөя Бәдретдинова тамашачыларын яңа клибы белән сөендерә. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язып куйды.

«YouTube-каналыбызда „Әй, балачак“ җырына төшерелгән клип чыкты! Бу минем тарихтагы иң күңелле, иң яратып төшерелгән клип. Кереп карагыз да, фикерләрегезне языгыз әле. Сезнең фикерләр минем өчен бик мөһим», — дип яза ул. ⁣

Җырчы авторларга — @rival_hismatullin, @aigulnuri2403, аранжировка @ildus_davlyanov, клипны төшерүче @alfavision_group — рәхмәтләрен әйтә.

«Һәм, әлбәттә, үземнең ИБ төркемемә рәхмәт! Шулай ук туңдырма алып килгән Алмаз Мирзаяновка һәм безгә түзгән песи баласына да рәхмәт!» — дип яза Илсөя.

Инстачылар клипны ошаткан. «Күңелле клип булган», «бик матур», «шәп», диләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев