САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илшат белән Руслан республика премиясенә лаек булдылар

4 декабрь көнне башкалабыз Казанда ел саен бирелә торган “Безнең Заман Геройлары” (“Герои Нашего Времени”) республика премиясен тапшыру тантанасы үткәрелде.

Быел безнең районнан бу мактаулы бүләккә район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары Илшат Әхтәриев һәм Руслан Харисов лаек булдылар.
Утыз өч яшьлек Илшат Әхтәриев полициядә – 2014 елдан. Ул идарә, экономика һәм хокук институтын тәмамлаган. Нефть тармагында эшләүче әтисе үз эшен дәвам итәргә киңәш итсә дә, Илшат юридик белемен хокук саклау тармагында кулланырга тели. Аның административ участогы – Җәлил бистәсендә һәм ул 3000 нән артык кешенең иминлеген саклый.
Утыз яшьлек Руслан Харисов полициягә 2009 елда әтисе эзләреннән килә. Аның әтисе гомер буе участок уполномоченные булып эшли. Полициягә килгәч, Руслан Казан юридик институтын тәмамлый. 2016 елдан тормыш иптәше белән Иске Кәшер авылында полиция йортында яши. Тормыш иптәше белән яшь ярымлык кыз тәрбиялиләр. Аның карамагында – 15 торак пункты. 

Полиция хезмәткәрләре Илшат Әхтәриев һәм Руслан Харисов яна торган өйдән ике – пенсионерлар һәм ике кечкенә балалы гаиләләрне коткаралар. Бу көнне искә төшергәндә, “Безнең урында һәркем шулай эшләр иде”, - диләр егетләр. Вакыйга быелның май аенда була. Полиция хезмәткәрләре футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча Казанда командировкада булалар. Илшат Әхтәриев һәм Руслан Харисов, иртәнге өчләрдә Авиатөзелеш районында патрульлек иткәндә, шәхси секторда төтен күреп алалар. Якынрак килеп карагач, бер катлы йортның януын күрәләр. Йортның капкалары бикле була, ләкин ишек алдында кешеләр йөри. Полиция хезмсәткәрләрен күргәч, олы яшьтәге апа аларга капканы ача. Бу вакытта көчле ут һәм төтенгә карамастан, 74 яшьлек йорт хуҗасы, документларны алырга дип, янган йорт эченә кереп китә. Илшат Әхтәриев аның артыннан ташлана. Куе төтен эченнән йорт хуҗасының кайдалыгы да күренми. Полиция хезмәткәре дәшеп караса да, аңа җавап бирүче булмый. Мондый төтендә кешенең тончыгуы яки ориентацияне югалтуын аңлап, Илшат Әхтәриев янган йорт эченнән хуҗаны эзләвен дәвам итә. Аны табып, урамга алып чыга. Бу вакытка инде полиция хезмәткәрләренең өсләрендәге киемнәренә ут капкан була. Алар, өсләренә капкан утны сүндергәндә, ярдәм сорап кычкырган тавышны ишетәләр. Күрше хатыны кычкыра икән: йортның икенче яртысында ике балалы гаилә яши һәм аларга да ярдәм кирәк икән. Илшат белән Руслан, күп уйлап тормастан, капкага йөгерәләр. Әмма күршеләрнең капкасы да бикле була. Полиция хезмәткәрләре, биек койма аша чыгып, тәрәзәгә кага башлыйлар. Шулвакыт алар ишекнең ачык икәнен күреп алалар. Төтен белән тулы өйгә кереп, балаларны уятырга тотыналар. Сигез һәм ун яшьләрдәге кыз белән малайны киендереп, урамга алып чыгалар. Соңыннан ишек алдыннан машинасын чыгарырга тырышучы хуҗага ярдәмгә ташланалар. Илшат белән Руслан вакыйга урыныннан янгын һәм ашыгыч ярдәм машиналары килгәч кенә, үзләренең ярдәме инде кирәк булмаячагына ышангач кына, патруль маршрутына кайталар. Соңыннан алар үзләре тарафыннан коткарылган пенсионерның пешү белән хастахнәгә озатылуы, янгында башка беркемнең дә зыян күрмәве турында беләләр.
Бүләкләү тантанасы Бөтенроссия “Бердәм Россия сәяси партиясенең Яшь гвардиясе” Татарстан региональ бүлекчәсе тарафыннан оештырылган. Проектның төп максаты – көндәлек тормышта батырлык эшләүче кешеләр турындагы тарихларга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.

Язманы төркем өчен Зөлфия Шәрипова әзерләде

Фото:https://16.мвд.рф/сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев