САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илназ Баһның хатыны Гүзәл Идрисова улы укый торган мәктәпкә эшкә кергән

Пандемиядән иза чигүче артистлар бер-бер артлы эшкә урнаша башлады. Сүз челтәрле бизнес турында түгел, ә хөкүмәт эшенә урнашкан җырчылар турында бара. Шуларның берсе – Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһның хатыны, җырчы Гүзәл Идрисова.

Гүзәл олы улы Камил укый торган 149нчы лицей базасындагы иҗат үзәгенә вокал буенча өстәмә белем бирү укытучысы булып кергән. “Эшкә чыгуымның төп сәбәбе - беренчедән, пандемия дәүләт эшенең ни кадәр мөһим булуын аңлатты. Икенчедән, төпчек улыбыз Марсельның үсүен көттем. Кеше арасына чыгып аралашасым килде, тормышымда яңалык булдырырга теләдем. Өйдәгеләр дә бу адымымны хуплады. Мин хәзер көнне планлаштырырга өйрәндем. Теләк булса, барысына да өлгерергә була”, - ди Гүзәл. “Декретка киткәнче дә эшләгәнем булды. Эшемне яратып башкарам. Хәзер балалар бик кыю, сәхнәгә менәргә генә тора. Барысының да артист буласы килә, җырларга телиләр. Бигрәк тә 1нче һәм 2нче сыйныф укучылары үткен, чая һәм максатчан”, - дип сөйләде безгә Гүзәл Идрисова.

Эльвира ШАКИРОВА 

ЧЫГАНАК:http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев