САРМАН
  • Рус Тат
  • Җилләр белән узышып

    11 нче февраль көнне район үзәгендәге "Старт" чаңгы базасында "Россия чаңгы юллары" ярышлары уздырылды. Бу юлы анда 500дән артык чаңгычы катнашты. Суык, дип тормаганнар, термометр баганасы 29-30 градус салкынлыкны күрсәтсә дә, чаңгы үзәгенә ул көнне иртәдән үк районның төрле почмакларыннан спортның бу төрен үз итүчеләр җыелды. "Кечкенәләр килә алмас инде,...

    11 нче февраль көнне район үзәгендәге

    "Старт" чаңгы базасында "Россия чаңгы юллары" ярышлары уздырылды. Бу юлы анда 500дән артык чаңгычы катнашты.

    Суык, дип тормаганнар, термометр баганасы 29-30 градус салкынлыкны күрсәтсә дә, чаңгы үзәгенә ул көнне иртәдән үк районның төрле почмакларыннан спортның бу төрен үз итүчеләр җыелды. "Кечкенәләр килә алмас инде, дип уйлаган идек. Иртәнге җидедә үк мәктәп янына килеп басканнар. Барабыз, барабыз, дип торалар. Тугыз кешелек команда белән килдек", - ди Күтәмәле мәктәбенең физкультура укытучысы Раян Әхмәтбаев. Гомумән, бу мәктәп - район күләмендәге спорт чараларында иң актив катнаша торганнарның берсе. Сарайлы, Мортамак мәктәпләре дә алардан калышмаганнар, иң оста чаңгычылары иртән-иртүк, бердәм булып, ярышларга килгәннәр.
    Бәйрәмне яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Булат Әхмәдуллин ачып җибәрде. Аннан соң чаңгычыларны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләде. Ярышларга күп кешелек команда белән килгән аграр көллият һәм Сарман гимназиясе коллективларына Почет грамоталары тапшырды. Иң өлкән катнашучы - Мортамактан Салихҗан Мофаздалов һәм иң яшь катнашучы - Сарайлыдан җиде яшьлек Мөхәммәт Сабиров та шундый ук бүләккә ия булдылар. Салихҗан абый алдагы көнне генә 72 яшен тутырган булган. Аңа туган көне уңаеннан да котлау сүзләре әйтелде.
    Чаңгычыларны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе политсоветы секретаре Н.Закиров һәм шәхсән үз исеменнән бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов та тәбрикләде, җиңүләр теләде. Соңыннан "Бердәм Россия"леләр үзләренең осталыкларын чаңгы юлларында да күрсәттеләр.
    Баш судья Илдар Кубиев ярышларның тәртибе белән таныштыруга, ярышлар башланып та китте. Җиңүләр "капкасын" Сарман мәктәбе укучысы Ю.Тузеева ачып җибәрде - 2000 нче елгы һәм алардан яшьрәк кызлар арасында 1 нче санны таккан Юлия беренче булып килде. Икенче булып, Җәлилнең беренче мәктәбеннән Н.Исхакова, өченче булып, Сарман мәктәбеннән А.Бәхтегәрәева килде. Икенче булып, старт сызыгына 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк малайлар басты. Барысы да диярлек 2000 нче һәм 2001 нче елгы чаңгычылардан торган бу төркем белән җиде яшьлек Мөхәммәт тә китте. Күктә балкып торган кояш та малайларга көч биреп тордымы, бер километрны алар санаулы минутлар эчендә, әйтерсең, очып кына үттеләр. Бу төркемдә I урынны Сарман мәктәбеннән - Э.Ризатдинов, II урынны - Җәлил гимназиясеннән А.Ногманов, III урынны Сарман мәктәбеннән И.Ганиев яулады. Айнур ярышларга әнисе - спорт мастеры Эльмира Ногманова белән килгән. "Беренче класстан бирле шуам", - ди ул. Кечкенә Мөхәммәт тә инде күпмедер тәҗрибә туплап өлгергән иптәшләреннән калышырга теләмәде. Аны пьедесталның беренче баскычына бастырып, фотога төшерүебез дә юкка түгел. "Беренче килә иде ул, чаңгысының таягы гына сынып китте", - диде, сер бирергә теләмәгән укытучысы Нәркиз Мөхәммәтов. Үз яшьтәшләре белән узышса, мөгаен, беренче дә килгән булыр иде. Мөхәммәт, беренче класска укырга кергәнче, шәһәрдә яшәгән, каратэ белән шөгыльләнгән һәм шәһәр күләмендәге ярышларда урыннар алырга да өлгергән.
    Хәер, хикмәт урында гына да түгел. Бу көнне җиңелүчеләр, чаңгы юлына ник бастым, диючеләр булмагандыр. Сарман мәктәбенең 5 нче класс укучысы Ленар Сабиров та, яңа гына хастаханәдә ятып чыккан булса да, ярышларда катнашты. "Ошады, киләсе елда да, мөгаен, катнашырмын", - ди ул.
    1997-1999 нчы елгы үсмерләр арасында I урынны Сарман гимназиясеннән И.Латыйпов, II урынны - Җәлилнең икенче мәктәбеннән А.Гәрәев, III урынны Сарман мәктәбеннән А.Мәҗитов алды. Шушы ук яшьтәге кызлар арасында иң җитезләре Сарман мәктәбе укучылары Р.Гатауллина (I урын), А.Нуруллина (II урын) һәм Г.Илһаметдинова (III урын) булдылар. 1994-1996 нчы елгы кызлар арасында да Сарман мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады. Сүз уңаеннан, Сарман урта мәктәбе дә - иң күп спортчы белән килгән һәм иң күп җиңүләр яулаган командаларның берсе булды. I урынны -Г.Хафизова, II урынны - Г.Шәйхетдинова, III урынны А.Бәхтегәрәева алды. Шушы ук яшьтәге малайлар арасында беренче булып, Сарман мәктәбеннән Ш.Солтанов, икенче булып, аграр көллияттән В.Александров, өченче булып, Сарман мәктәбеннән И.Зыятдинов килде.
    Алда әйткәнебезчә, чаңгы юллары олысын да, кечесен дә үзенә җыя, берләштерә. Сарманнан Гөлҗиһан апа Фарлукшина да бу ярышларда ел саен катнаша. "Бөтенебез дә шуабыз. Абыем да, энем дә, үзем дә, улым да", - ди ул. Бу ярышларга Җәлилдән спорт мастеры Эльмира Ногманова да ел саен килә. Россия күләмендәге дәрәҗәле бәйгеләрдә дә уңышлар яулаучы Эльмира өчен Сарманның чаңгы юллары да - кадерле һәм якын. Югарыда әйтелгәнчә, быел ул улы Айнур белән килгән. Урыннарга килгәндә, 1961 нче елгы һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар арасында I урынны Сарманнан Г.Фарлукшина алса, II урынны - С.Сәетгәрәева (Сарман), III урынны С.Әхмәдуллина (Сарман) алдылар. Ир-атлар арасында беренче булып, Җәлилдән Н.Габдуллин, икенче булып, Сарманнан Ф.Сафин, өченче булып, Җәлилдән Н.Мәхмуров килде. 1962-1976 нчы елгы хатын-кызлар арасында исә Җәлилдән Э.Ногмановага (I урын), Ф.Тимербаевага (II урын), Сарманнан Э.Госмановага (III урын) тиңнәр булмады. Шушы ук яшьтәге ир-егетләр арасында беренче урында - Сарман аграр көллиятеннән В.Ризатдинов, икенче урында - Сарманнан Р.Сәхәбетдинов, өченче урында - Мортамактан Р.Зарипов. 1977-1993 нче елгы кызлар һәм хатын-кызлар арасында беренчелек - Сарман мәктәбеннән В.Хисаметдиновада, икенче урын - шулай ук Сарман кызы А.Ризатдиновада, өченче урын - Ләкедән Т.Маловада. Ә ир-егетләр арасында беренче булып - Җәлилдән А.Семенов, икенче булып, аграр көллияттән Н.Батыргәрәев, өченче булып, шулай ук аграр көллияттән И.Йосыпов килде. Ә җитәкчеләр арасында иң җитезләре Сарман урта мәктәбе директоры Э.Госманова, ир-атлар арасында Пенсия фонды начальнигы А.Харисов, район электр челтәре начальнигы Р.Ялаев булдылар.
    Быелгы ярышларның тагын бер үзенчәлекле ягы - аларда динебез әһелләренең дә күпләп катнашуы булды. "Без спорт ярышларында даими катнашабыз. Күптән түгел Сарман урта мәктәбендә үткәрелгән волейбол ярышларында, мәктәпнең җыелма һәм чыгарылыш класс укучылары командаларын җиңеп, I урынны алдык", - ди Сәгыйть хәзрәт.
    Җиңүчеләргә Булат Әхмәдуллин бүлекнең Почет грамоталарын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
    Ә киләсе елда "Россия чаңгы юллары"ның аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән Сарман чаңгы юллары тагы да "яшәрер" кебек. "Озакламый биш яшен тутырачак кызыбыз Рүзия белән хәзердән үк күнегүләр үткәрәбез. Киләсе елда "Россия чаңгы юллары"на ул да басачак", - ди аграр көллияттән Илдар Гәрәев.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим