САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз мәктәбендә үз хокукларын яхшы беләләр

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-9 нчы сыйныфларда " 10 нчы декабрь - Кеше хокуклары көне "дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде.

Сыйныф сәгатен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хисаметдинова А. А. үткәрде, ул балаларны бу көннең нинди уңайдан билгеләп үтелүен аңлатты.
Кеше хокуклары көне 10 декабрьдә билгеләп үтелә — нәкъ менә шул көнне 1948 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы Кеше хокуклары буенча гомум Декларацияне кабул итә. Аның тексты 500 дән артык телдә бар. Кеше хокуклары гомум декларациясе безне рухландыра. Анда беркетелгән принциплар нәкъ 1948 елдагы кебек актуаль. Безгә үз хокукларыбызны һәм башка кешеләрнең хокукларын якларга туры киләчәк. 
Бу чара һәркемгә файдалы булды. Укучылар чарада актив катнаштылар, алар кешеләрнең хокукларын да, бурычларын санадылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев