САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илдусның бакчасында 63 килограммлы кабак үскән

Сарманда яшәүче һәвәскәр бакчачы Илдус Фәйзуллинның бакчасында 63 килограммлы кабак үскән.

Илдусның һәвәскәр бакчачы икәнен күпләр беләләр. Аның бакчасында, нәрсә генә утыртмасын, ишелеп уңа. Әле 63 килограммлы кабак үстергәнен ишеткәч тә, яшелчә, җиләк-җимешләренең уңу серләре белән кызыксындык.
- Алай искитәрлек алымнар кулланганым юк. Утырткач та башта берникадәр вакыт су сиптем, аннан туктатып тордым, соңгы ике атнада тагын су сипкәләдем. Яшелчә үстерә торган препаратлар, ашлама кулланмадым. Бакчачылык шөгылен бик яратам. Көн саен утырткан җиләк-җимешләрем, яшелчәләрем белән сөйләшеп алам, хәлләрен белешәм, - ди ул.
Сез рәсемдә күргән кабак – “чыгышы” белән Урта Азия якларыннан икән. Төгәлрәк әйткәндә, орлыклары - шул яктан.
Илдустан әлеге галәмәт зур кабакны ничек кулланачагы белән дә кызыксындык.
- Кабак бик файдалы яшелчә. Кайнатмасын әзерлим, согын сыгып эчәм, мичтә пешереп ашыйм, - ди ул.
Яшелчә дигәннән, соңгы елларда кайбер ботаниклар кабакны җиләкләр семьялыгына кертәләр. “Томат белән арбуз кебек үк җиләк”, - диләр алар. Ә менә бакчачылар һәм пепшекчеләр өчен ул шулай да – яшелчә. Ә инде файдалы үзлекләренә килгәндә, кабакта фтор, марганец, йод, кобальт, бакыр, тимер һәм цинк кебек микроэлементлар, натрий, кальций, фосфор, калий, магний кебек макроэлементлар, В төркеме витаминнары, фолий кислотасы, глюкоза, фруктоза, азык җепселләре, пектиннар бар. Белгечләр әйтүенчә, кабакта А провитамины кишергә карый – 5, сыер бавырындагыга карый 3 тапкыр күбрәк.
Илдус Фәйзуллиннан – кабакны мичтә пешерү ысулы:
Кабакны мичтә пешерү ысулы бик гади. Табаны бераз майлыйсың да, кабакны кисәкләп тезеп пешерәсең. 20 минутта пешеп чыга. Болай гына ашасаң да ярый, шикәр комы сибеп тә мөмкин. Мин бераз гына шикәр комы сибәм, бик тәмле була.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев