САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Илдус Фәйзуллинның иҗаты район газетасыннан башлана

Кечкенәдән үк китаплар дөньясында кайнап үстем.

Шул сәбәпле, татар һәм рус әдәбиятындагы темалар миңа алдан ук таныш була иде. Бигрәк тә татарча иншаларымны укытучым Мөстәфширә апа «бик яхшы» билгесе белән бәяли иде. Каләм тотарга яраттым – җәйге каникуллар вакытында көндәлекләр дә алып бардым. Үзебезнең район газетасын – ул вакытта «Ленинчы» иде – игътибар белән, яратып укып чыга идем. Бервакыт, тәвәккәлләп, үзем дә каләмемне сынап карарга булдым. Нөркәй хезмәтчәннәренә багышлап, кечкенә генә бер шигырь яздым да әйдаман Энҗе Кушаева аша редакциягә юлладым. Шигырем дөньяга чыккач, миңа канатлар үскәндәй булды. Менә шушы истәлекле вакыйгадан соң мин, акрынлап, иҗат юлына аяк бастым. Чишмә башы шуннан башланды – район газетасы якын дустыма әйләнде. Акрынлап, республиканың төрле басмаларына да язгалый башладым. Дөрес, тәҗрибәм аз булу сәбәпле, иҗат эше шома гына бармады. Еллар һәм сикәлтәле юллар уза торгач, үз-үземә ышаныч артты – каләмем үткенләнде. Ә инде район газетасы минем өчен төп рухи азык – яшәү рәвешемнең бер аерылгысыз өлеше булып йөрәгем түренә кереп урнашты. Аның битләрендә үзебезнең җирлек кенә түгел, ә республика, шулай ук илебез яңалыклары, сәясәт сулышы да яктыртыла. Таныш-белешләрнең хәл-әхвәлләрен дә нәкъ шул газета аша белешергә мөмкинлек бар. Бүгенге көндә «Сарман» газетасы минем өчен иң көтеп алган рухи азык чыганагы булып тора. 

Аның ничек әзерләнүен, нинди юллар аша дөньяга чыгуын яхшы беләм. Чөнки үзем дә заманында редакциядә җаваплы секретарь урынбасары һәм корреспондент булып эшләдем. Хәзер дә төрледән-төрле язмаларым яраткан газетабызда дөнья күреп бара. Редакция хезмәткәрләренә зур рәхмәт! Тынгысыз һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телим. Еллар имин булсын, «Сарман» белән аралар өзелмәсен.

Юлдаш, сердәш һәм киңәшче –

Район газетасы «Сарман»ым.

«Ленинчы» чагыннан алып,

Язылмыйча калмадым.

Район газетасы – дустым,

Күңелгә бирә юаныч.

«Сарман» килгән көннәрдә

Минем өчен куаныч.

Илдус Фәйзуллин, Сарман авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев