САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике ел эчендә Татарстанда ВИЧ йоктырган 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны арткан

Быелның биш аенда республикада ВИЧ-инфекциянең 421 яңа очрагы теркәлгән.

Соңгы биш елда Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктырган 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны артуга таба бара. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына СПИДны кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча Республика үзәгенең поликлиника бүлеге табиб-психотерапевты Роза Мөхәммәтова хәбәр итте. «Әгәр 2018 елда 55 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар ВИЧ-инфекция йоктырган барлык гражданнарның 11 процентын тәшкил итсә, 2019 елда бу сан 14 процентка җитте. Әлеге тенденция сагайта. Өлкәннәр яшьләргә караганда әлеге куркыныч инфекция һәм аны йоктыру юллары турында аз белә булып чыга. Шул ук вакытта, өлкән яшьтәге кешеләр арасында җенси активлык саклана, әмма алар ВИЧ үзләренә беркайчан да кагылмас дип бик нык ялгыша», - дип искәртте спикер. Быелның биш аенда республикада ВИЧ-инфекциянең 421 яңа очрагы (аларның 280е – ир-атлар, 141е – хатын-кызлар, 6сы - балалар) теркәлгән. Вич-инфекция йоктыручыларның 71 процентын — 30-50 яшьлекләр, 13,5 процентын — 50 яшьтән өлкәнрәкләр, 13 процентын 15-29 яшьтәге кешеләр тәшкил итә.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Реклама

Чыганак: tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X