САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике бәя буенча өч төн: Татарстанда туристлар өчен уникаль тәкъдимнәр әзерләнде

Covid-19 аркасында кертелгән чикләү чараларын арынлап бетерә бару сәбәпле, республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты җәй өчен кризиска каршы программалар эшләде.

Татарстанның туризм тармагы вәкилләре җәйге туризм сезонына Россия кунаклары өчен кызыклы тәкъдимнәр эшләделәр. Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
- Бу тәкъдимнәр республика буйлап сәяхәт итүче Россия һәм региональ туристлар өчен гамәлдә. Алар Туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан коллегалар – отельерлар һәм рестораторлар белән берлектә эшләнде. Гаилә ялы өчен “Ике плюс бер” акциясенә старт бирелә. Аннан файдаланучы гаиләләр 12 яшькә кадәрле баланы урын белән бушка урнаштыра алачаклар, - дип хәбәр итте спикер.
Тагын бер акция – “Ике бәя буенча өч төн”. Турис рәттән ике төн броньлаштырган очракта тагын бер төн өчен урынны бүләккә ала. Кунакханәнең бу тәкъдимнәрдән файдаланган барлык кунаклары бүләккә Казан үзәге буйлап бушка ике сәгатьлек экскурсиягә дә хокуклылар. Акциядә башкаланың 274 кунакханәсе катнашачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев