САРМАН
  • Рус Тат
  • Ихтирамга лаек язмыш

    Ватан төшенчәсе элек-электән изге төшенчәләрнең берсе булган. Юкка гына аны иң кадерле кешеләребезнең берсе булган ана белән янәшә куймыйлар. Кендек каны тамган, тәүге адымнарын атлаган, олы тормышка сукмак салган газиз җирен күпләр кадерли. Чөнки дөньядан киткәч, аның хакында истәлекләр бары туган җирендә генә кала. Ватан үзенә яхшы эш- гамәлләр кылган...

    Ватан төшенчәсе элек-электән изге төшенчәләрнең берсе булган. Юкка гына аны иң кадерле кешеләребезнең берсе булган ана белән янәшә куймыйлар. Кендек каны тамган, тәүге адымнарын атлаган, олы тормышка сукмак салган газиз җирен күпләр кадерли. Чөнки дөньядан киткәч, аның хакында истәлекләр бары туган җирендә генә кала. Ватан үзенә яхшы эш- гамәлләр кылган ул-кызларын онытмый. Тарих битләрендә аларның хезмәтләре, батырлыклары якты сәхифә булып саклана, буыннардан буыннарга тапшырыла.
    Безнең Каташ Каран авылында да гомер юлларын үрнәк итеп куярлык кешеләр байтак. Шундыйларның берсе - минем дәү бабам Гәрәев Әхмәтхан Әхмәтвәли улы. Ул - минем әтиемнең әтисенең әтисе. Аның дөньялыктан китүенә ике дистәгә якын гомер узса да, авылдашлары әле бүген дә үзен зур ихтирам белән искә алалар. Кызганычка каршы, бабамны күрү насыйп булмады, әмма якты хатирәләрне ишетеп, аның ачык йөзле, игелекле, ярдәмчел, курку белмәс кыю кеше итеп күз алдына китерәм. Моны Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән орден, медальләре дә ачык дәлилли.
    Әхмәтхан бабай 1942 елның 29 апрелендә фронтка алына. Әтисе Әхмәтвәли, абыйсы Котдус та сугышка китә. Бер гаиләдән өч ир-егет Сталинград өчен барган бәрелештә катнашсалар да, бер-берсе белән күрешү мөмкинлеге чыкмый. Әхмәтвәли бабай белән Котдус абый туган нигезләренә әйләнеп кайта алмыйлар. Якыннарына аларның фашист илбасарларына каршы көрәштә батырларча һәлак булуларын раслаган кара хәбәр генә килеп ирешә. Сталинград өчен барган сугышта Әхмәтхан бабам да каты яралана һәм тылга озатыла.
    Яралары әрнеп, гел сиздереп торса да, бабай тыныч тормышта да сынатмый. Бар көчен биреп, күмәк хуҗалыкта эшли - терлекчелек тармагында хезмәт куя. Йорт-җирен ныгыта, умарта үрчетә, бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, абзар тулы мал-туар асрый. Үзе кебек тынгысыз, бөртекчән, эшчән Мәбсүсә исемле кыз белән гаилә корып җибәрәләр һәм тупырдап торган ике малай, ике кыз үстерәләр. Балалары да үзләре кебек тырыш, уңган, булган. Бүген инде һәркайсының үз тормышы, үз юлы.
    Дәү бабайның сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән бүләкләре янына тыныч тормышта фидакарь хезмәтен олылаган Мактау кәгазьләре, медальләр дә өстәлә. Ә иң зур бүләк - авылдашларының аңа карата булган эчкерсез ихтирамы. Аны әле бүген дә мактап, зур хөрмәт белән искә алалар. Болар, әлбәттә, күңелдә горурлык хисләре уята. Без - оныклары да бабабызның яхшы исеменә тап төшермәскә тырышабыз. Безнең дә изге гамәлләр генә кыласыбыз, һәркемгә үрнәк буласыбыз килә. Замандашларыма да шуны телим.
    Җирдә кеше торса торсын,
    Эзе калсын тирән булып.
    Үзе үлсә, эше калсын,
    Мең яшәрлек имән булып, - ди шагыйрь.
    Әйе, һәрберебез дөньяга яшәү өчен килә. Тик бирелгән гомер юлын якты итеп үтә белергә кирәк. Сау-сәламәт булып та, зарланып яшәүчеләр дәү бабам кебек миллионнарча кешеләр кичергән авырлыклардан гыйбрәт алсыннар иде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 май 2018 - 09:10
      Җәлилдәге тантанадан турыдан- туры трансляция
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим