САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибар: яңа сәхифә ачабыз. Сез дә кушылыгыз, хөрмәтле дуслар!

Апрель – шигърият ае. Шул уңайдан, яңа сәхифәгә старт бирергә булдык, хөрмәтле дуслар.

Ул “Шигъри терапия” дип аталачак. Анда безнең якташ шагыйрьләребезнең, һәвәскәр шигырь язучыларның иҗат җимешләре урын алачак. Сәхифәбезнең кунагы булырга теләгән һәркемне ачык йөз белән каршы алабыз, дуслар. Языгыз, шигырьләрегезне юллагыз. Көтәбез. 
Бүгенге кунагыбыз – Дамир абый Гарифуллин.

Реклама

* * * 
Яшен тизлегеннән җитез 
Узадыр айлар, еллар. 
Офык артыннан офыкны 
Калдырып бара юллар. 
Кыйблабызны югалтмыйча, 
Алга баруны белик. 
Хыялны чынга ашырып, 
Матур яшәүне телик. 
Аллаһ безне җир йөзенә 
Кунак итеп җибәргән. 
Морадыңа барган чакта, 
Җитез бул син җилләрдән. 
Чәчәк атып яшәү кирәк, 
Үрнәк алып гөлләрдән. 
Игелекле эзләр калсын 
Без яшәгән көннәрдән. 
Яшен тизлегеннән җитез 
Гомерләр узсын әйдә. 
Йөрәгең ил учагында 
Ут булып кызсын әйдә. 
Атылган йолдыз шикелле, 
Эз салып уз син әйдә!.. 






* * * 
Аллаһ адәм баласына 
Гомерне биргән бушка. 
Бәхетле сана үзеңне, 
Ялгасаң очын очка. 
Нәфес колы була күрмә, 
Шөкер итә бел, дускай! 
Борчылма, тәмуг утлары 
Җитсә мең градуска... 
Хак Тәгалә балаларын 
Канат астына алган: 
Ут өстеннән чыгар өчен, 
Сират күперен салган. 
Куркытырга тәмуг уты 
Янсын ул, янсын, пускай. 
Сине җәннәт бакчасына 
Иманың илтер, дускай! 
Инану кертер, дускай... 











* * * 
Җирдә барыбыз өчен дә 
Хәерле иртә тусын. 
Елмаеп кояш чыксын да 
Кайгы-хәсрәтне кусын. 
Судай аккан гомеремнең 
Барлыйм сигез дистәсен. 
Картлыгым да күңелемә 
Шатлык кына өстәсен. 
Аяк өсте йөрим әле 
Кешеләр арасында. 
Дәвалый алар, дәвалый 
Йөрәгем ярасын да. 
Күңелемнең китеклеген 
Беләм тик үзем генә. 
Сагыш-моңда икәнемне 
Сиздерә йөзем генә. 
Йөземә чыккан борчылу 
Юкка түгелдер инде. 
Ни дисәк тә, тормыш дигән 
Утта көйдерде инде. 
Андый чакта да кешене 
Өмет дигәне йөртә. 
Өмет белән тын ала ул, 
Яшьләнгән йөзен сөртә... 
Тормыш учагын тергезә 
Өметнең һәр чаткысы. 
Бәхетле тоеп үзеңне, 
Яшәү ямен саклыйсың. 
Дамир Гарифуллин
* * *

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X