САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибар! Үсмерләр гомер өчен куркыныч яңа виртуаль уен уйныйлар!

Россиядә яшәүче үсмер яңа төрле виртуаль уен уйный.

"Тәүлеккә югал", яисә " Бер тәүлеклек качыш" дип атала ул. Уенның шартлары бик гади, әмма гомер өчен куркыныч. Үсмер өеннән чыгып китеп, тәүлек буена беркем белән дә бәйләнешкә кермәскә тиеш... Уен шартларын үтәгән үсмер эстафетаны башкага тапшырырга тиеш.
Омск шәһәрендә булган берничә хәлгә генә тукталып үтик. 6 декабрьдә 12 яшьлек малай әтисенең машинасын урлап югала. Соңрак аны таныш булмаган үсмерләр компаниясендә табалар.

7 декабрьдә 11 яшьлек малай юкка чыкты. Аны иртән генә табалар. Малай шалашта төн чыккан була.

9 декабрьдә 12 яшьлек үсмер мәктәп-интернаттан юкка чыга. Бер тәүлек эзләгәннән соң, аны бер йортның подъездыннан табалар.

12 декабрьдә берьюлы 11 яшьлек ике малай югала. Бәхеткә, берсе шунда ук табыла, икенчесен икенче көнне генә табалар.

Балаларын эзләгәндә ата-аналар нәрсә кичергәнен күз алдына китерү дә кыен. Белгечләр бу уенның кышын киң таралуын билгели.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев