Яхшыбай, Анак һәм Иске Кәшердән хәрби машиналар узышы үтте
Бүген Яхшыбай, Анак һәм Иске Кәшер авыллары буенча ретромашиналар узды.
Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Җирле энтузиастлар үз машиналарын хәрби төсләргә буядылар. Узыш барышында сугыш чоры җырлары яңгырады, машиналарга байраклар эленде, «Үлемсез полк» акциясенә кушылучылар да булды. Өч авылда кечкенә генә Җиңү парады бик күңелле рәвештә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев