САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Яңарып торса да, кисәтеп була

Грипп – вируслар китереп чыгара торган йогышлы авыру.

Белгечләр әйтүенчә, ул авыру кешедән сәламәт кешегә 2-3 метр ераклыктан бик тиз йога. Каникул көннәрендә районда күп төрле мәдәни чаралар оештыру планлаштырылган. Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Илүс Вахитовның киңәшләре кешеләр күп була торган урыннарда авырудан сакланырга ярдәм итәр, дип ышанабыз.
– Төчкергәндә, йөткергәндә, сөйләшкәндә төкерек белән бергә һавага меңнәрчә вирус тарала, әйләнә-тирәдәге әйбергә, җиһазларга утыра, тузан белән яңадан күтәрелә. Кешедән тышкы тирәлеккә чыккан вирус чагыштырмача озак – 5-6 сәгать чамасы яши.
Грипп вирусын «бик мәкерле» дияргә була – ул бик тиз үзгәрүчән. Кошларда, хайваннарда яши торган үзенә охшаш вируслар белән кушылып, яңа төр вируслар да китереп чыгара. Үткән елларда булып узган авыр эпидемияләр – шуның чагылышы. Вирусның үзгәрүчәнлеге аркасында авырган кешедә барлыкка килгән иммунитет, яки авыруга каршы торучанлык киләсе елда киләчәк яңа вирус төреннән саклый алмый.
Кызганычка каршы, елдан-ел вирусның яңа төрләре барлыкка килә. Бу елда, әйтик, аның А(Н3N2) дигән төре күбрәк очрый, бу аның узган ел бу төре сирәгрәк очравы белән аңлатыла.
Авыруның яшерен чоры (инкубация периоды) берничә сәгатьтән алып өч көнгә кадәр дәвам итә. Грипп авыруы, организмның халәтенә карап, төрле формаларда – җиңел, авыр һәм бик авыр узарга мөмкин. Жиңел формадагы грипп булганда, температура 38 градустан артмый, кеше тирә-якка вирус таратып, авыруны аяк өсте да уздырып җибәрә. Авыррак формалар булганда, классик билгеләр – югары температура, хәлсезлек, буыннар һәм мускул тукымалары сызлау, томау төшү, тамак һәм трахеяның көчле ялкынсынуы күзәтелә. Бик авыр формаларда температура 40 градуска кадәр күтәрелеп, аңны югалту, көзән җыеру булырга мөмкин. Авыру катлаулануларсыз үткәндә, 2-4 көн эчендә температура төшә.
Грипп авыруы шуның белән куркыныч – ул организмның иммунитетын 1 ай вакытка кадәр юкка чыгара, кан тамырларын нык зарарлый һәм төрле катлауланулар китереп чыгарырга мөмкин, шуңа күрә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмичә, табибка мөрәҗәгать итегез. Табиб килгәнче, авыруның билгеләре күренүгә, күбрәк сыеклык эчәргә, аспирин кулланмаска тырышыгыз, парацетомол, панадол кулланырга мөмкин. Авыру аерым булмәдә урнашырга тиеш, мөмкинлек булмаса, ширма артына яткырыгыз. Авыру янында битлек киегез.
Эпидемия вакытында грипптан саклануның иң гади чараларын үтәргә кирәк. Иң яхшы саклану чарасы, әлбәттә, – гриппка каршы вакцина ясату. Вакцина ясау сентябрь-октябрь, ноябрь айларында башлана һәм, беренче чиратта, авырып китү мөмкинлеге зуррак булган төркемнәргә керүчеләргә – балаларга, 60 яшьтән өлкәннәргә, хроник авырулары булган кешеләргә ясала. Вакциналар елдан-ел яңа технологиялар буенча эшләнә һәм куркынычсызрак була бара, катлауланулар китереп чыгармый.
Авырудан саклану өчен, тагын түбәндәге саклану чараларын үтәү мөһим:
- авыз-борыныгызга кулларыгыз белән кагылмагыз;
- кулларыгызны сабынлап еш юып торыгыз, кулларны эшкәртү өчен, составында спирт булган махсус сыеклык кулланыгыз;
- авыру кеше белән аралашмаска тырышыгыз;
- эпидемия вакытында кеше күпләп жыела торган урыннарга йөрмәгез;
- бүлмәләрне ешрак җилләтегез;
- үзегез авырып китсәгез, өйдә калыгыз;
- йөткергәндә, төчкергәндә авыз-борынны кулъяулык белән каплагыз.
Грипп авыруын кисәтү турында эпидемия башлангач кына түгел, ә алданрак уйларга кирәк. Моның өчен сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз, дөрес тукланыгыз, физик активлыкны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев