Якташларыбыз яраткан командалары артыннан Мәскәүгә дә баралар
Хоккей дөньяда иң кызыклы уен төрләренең берсе булса да, аның белән ныклап санаулы илләрдә генә шөгыльләнәләр. Алар исемлегенә үзебезнең Россия дә керә.
Дөрес, Континенталь хоккей лигасында, Россия, Белоруссия, Казахстан, Чехия, Словакия, Финляндия, Латвия кебек хоккей белән яхшы танылган илләрнең командаларыннан кала, Хорватия белән Кытай командалары да уйнап карадылар. Ләкин андагы җанатарларның да, иганәчеләрнең дә кызыксынулары тиз сүрелде. Беренчеләре күптән ябылса, кытайлылар берничә ел инде уеннарын Россия территориясендә үткәрәләр.
Үзегез уйлап карагыз: безнең өчен экзотик булган берәр спорт төре буенча турнир оештырдылар, командалар булдырдылар, ди. Мәсәлән, крикет яки керлинг буенча. Кинәт кенә кызыксына башлар идегезме? Бик шикле. Ә хоккей безнең өчен – менә дигән спорт. Күпләребез кечкенәдән уйныйбыз, кәшәкә сугабыз. Исемдә: элегрәк боз катканын да көтеп тормый идек, урамда беренче кар билгеләре күренү белән, чыга идек. Әлбәттә, хәзер мондый нәрсәне күз алдына китерүе кыен, яшьләрне кызыксындыруы авыррак.
Шулай да, район үзәгендә, Җәлил поселогында хоккей белән шөгыльләнүчеләр шактый. Уңышлары да юк түгел. Алар турында без даими рәвештә «Сарман» газетасы битләрендә язып торабыз. Авыллар да эре торак пунктлардан калышмаска тырышалар.
Аларның барысын да данлыклы республика командаларының уңышлары дулкындыра. Казанның «Ак Барс»ы өч тапкыр Гагарин Кубогына ия булды, мондый казанышлар белән тагын ике генә команда мактана ала. Шулай ук Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы да – төшеп калганнардан түгел. Бөтенроссия хоккей лигасында исә Татарстан данын Әлмәттән «Нефтяник», Яр Чаллыдан «Чаллы» (беренче сезонын Җәлилдә уйнаганнар), Казаннан «Барс» командалары яклыйлар.
Үзем дә хоккей карарга яратам мин. Сишәмбе көнне «Ак Барс» Мәскәүнең «Спартак» командасында кунакта иде. Гимннар уйнаган вакытта җанатарларны да күрсәттеләр. Шулар арасында Янурыс авылы егете Данияр Мөхәммәдиевне күреп калдым. Бу турыда аның үзеннән дә сорарга булдым.
– Әйе, мин шунда идем. 27 октябрьдә «Ак Барс» Владивосток шәһәреннән «Адмирал» командасын кабул итте. Ул көнне махсус призлар уйнатылды, аренада булган бер кеше дә бүләксез китмәде. Без төп призга – Мәскәүгә «Спартак» белән уенга юлламага лаек булдык. Минем белән бергә башкалага тормыш иптәшем Камалия дә барды. Бөтен чыгымнарны «Ак Барс» каплады.
Хоккей белән 7-8 яшемнән бирле мавыгам. Башлангыч сыйныфларда укыганда, тал агачының калын ботагын мунчада кайнар суда тотып, кәшәкә ясый һәм көне буе урамда, елгада хоккей суга идек. Мәктәпкә кия торган кышкы өр-яңа курткамның артына, ак буяу алып, дус малай белән бергә «Чупин», «5» дип язганымны хәтерлим. Әбием моны күреп алды да чистартып бирде, ике көн әниләргә аны күрсәтмәдем. Алексей Чупин, немец Ян Бенда, Данис Зарипов, Сергей Зиновьев, Алексей Морозов минем яраткан уенчыларым булдылар.
Миңа ун яшь чагында әтием кибеттән кәшәкә алып кайтты, мөгаен, ул вакытта мин иң «текә» малай булганмындыр. Хәзер гаиләм белән Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Улларым Илһам белән Илназ да хоккейга гашыйклар. Казанда, Түбән Камада булган уеннарны калдырмаска тырышабыз.
Районыбыз да хоккей сөючеләр моның белән генә чикләнмиләр, әлбәттә. Без алар белән сөйләшеп алдык.
Данил, Сарман авылы:
– Күптән бозга чыкканым юк инде. Яшем дә кырыкка җитеп килә бит. Телевизордан уеннарны күзәтеп барам, читтә уйнаучы россиялеләрнең уңышлары белән дә кызыксынам. Гомумән, хоккейны «зәңгәр экран»нан каравы кызыграк миңа, бер генә тапкыр трибунада утырганым булды. Кемгәдер кызыктыр, миңа бик ошамады: тавыш, алка юньләп күренми, урыны да уңайсызрак җирдә иде...
Ирек, Җәлил поселогы:
– Беләсезме, хоккейда минем өчен иң кызыгы нәрсә? Уенчыларның сугыша башлавы! Интернеттан шуның белән бәйле видеолар эзләргә яратам. Дөрес, элегрәк махсус сугышыр өчен генә бозга чыгучы хоккейчылар да бар иде, хәзер андыйлардан да команда өчен уйнауны таләп итә башладылар. Шуңа боздагы бәрелешләр саны күпкә кимеде. Шулай да, хоккей белән кызыксынуымны ташламадым, үзебезнекеләр өчен җан атып торам.
Руслан, Сарман авылы:
– Эштән буш вакытларымда үзем кебек үк хоккей сөючеләр белән кәшәкә сугарга чыгам. «Ак Барс»тан кала, Россия җыелма командасы өчен дә җан атам. Кызганычка каршы, берничә ел инде илебез командасы эре турнирларда уйнамый, киләсе елда булачак Олимпиадада да чыгыш ясамаячак. Тик мин ышанам: берәр кайчан безнекеләрне дә чемпионатларга кайтарачаклар. Тагын бер серемне ачам: үзем бозга чыга алмаганда, виртуаль хоккей да уйныйм.
Сүз уңаеннан
2007 елдан башлап, кышның беренче көне – 1 декабрьдә Бөтенроссия хоккей көне үткәрелә. Ә менә Россиядә хоккейның туган көне булып 1946 елның 22 декабре санала. Бу көнне Мәскәү, Ленинград, Рига, Каунас һәм Архангельск шәһәрләрендә Советлар Союзының хоккей буенча беренче чемпионатының тәүге уеннары үтә.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев