САРМАН
  • Рус Тат
  • Иң яхшылар җыелды

    Узган атнада Сарман гимназиясендә отличниклар слеты уздырылды. Гадәти булмаган бу очрашуга уку елының беренче яртысын «5» билгеләренә генә тәмамлаган укучылар һәм аларның ата-аналары чакырылган иде. Узган яртыеллыкта мондый укучылар 59 булган. «Алар - гимназиябезнең бизәге. Баланың гел бишкә генә укуы - ата-ананың аңа дөрес тәрбия бирүе нәтиҗәсе дә. Хәзерге реформалар,...

    Узган атнада Сарман гимназиясендә отличниклар слеты уздырылды.
    Гадәти булмаган бу очрашуга уку елының беренче яртысын «5» билгеләренә генә тәмамлаган укучылар һәм аларның ата-аналары чакырылган иде. Узган яртыеллыкта мондый укучылар 59 булган. «Алар - гимназиябезнең бизәге. Баланың гел бишкә генә укуы - ата-ананың аңа дөрес тәрбия бирүе нәтиҗәсе дә. Хәзерге реформалар, модернизация заманында белем һәм тәрбия бирү аеруча катлаулы», - диде гимназия директоры Лилия Газимова, очрашуны «ачык» дип белдереп. Отличниклар «Кем ул отличник?» дигән сорауга җаваплар бирделәр, кайсы фәнне ни өчен яратулары турындагы уйлары белән бүлештеләр. Баксаң, отличниклар гел бишкә генә укып калмыйлар, төрле җәмәгать эшләрендә, спортта, фәнни-тикшеренү эшләрендә һәм башкаларда да беренчеләр икән. Очрашуда алар арасыннан «Олимп», «Успех», «Лидер», «Вдохновение», «Талант», «Патриот», «Спорт», «Иследователь» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Соңыннан ата-аналарга гимназия дирекциясенең Рәхмәт хатлары, отличникларга махсус бейджиклар тапшырылды. Җыр-биюгә сәләтле отличниклар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим