САРМАН
  • Рус Тат
  • Иң отышлысы – саклык чараларын күрү

    Котыру - вируслы авыру. Ул нерв системасын зарарлый, кагыйдә буларак, үлемгә китерә. Аны төп таратучылар булып, сукбай этләр, мәчеләр һәм кыргый җәнлекләр (төлкеләр, бүреләр, янутлар, ярканатлар, бурсыклар) тора. Вирус авыру җәнлекнең селәгәе аша тарала. Вирус җәнлек тешләгәндә, тән тиресендәге зарарланган урыннарга селәгәй эләгүдән генә түгел, ә авыру хайван селәгәе эләккән...

    Котыру - вируслы авыру. Ул нерв системасын зарарлый, кагыйдә буларак, үлемгә китерә. Аны төп таратучылар булып, сукбай этләр, мәчеләр һәм кыргый җәнлекләр (төлкеләр, бүреләр, янутлар, ярканатлар, бурсыклар) тора. Вирус авыру җәнлекнең селәгәе аша тарала. Вирус җәнлек тешләгәндә, тән тиресендәге зарарланган урыннарга селәгәй эләгүдән генә түгел, ә авыру хайван селәгәе эләккән предметлардан файдаланганда да, йогарга мөмкин.
    Авыруның инкубацион периоды10 көннән бер елга кадәр ( еш кына бер айдан өч айга кадәр) сузыла. Организмга вирус эләккән периодта аның клиник билгеләре тиз генә беленми. Ул 3-8 атнадан соң гына билгеле була. Диагноз бары тик лаборатор шартларда гына ачыклана ала. Котыру вирусы җәнлек селәгәендә, авыру билгеләре беленгәнчегә кадәр, ягъни 7-10 көн алда барлыкка килә. Эт һәм мәчеләрдә авыруның ике - агрессив һәм тыныч формалары күзәтелә. Котырган кыргый җәнлекләрдә курку, саклану дигән хис югала. Курыкмыйча, алар торак пунктларга килергә һәм кешеләргә, хайваннарга ташланырга мөмкиннәр. Алар шуның белән куркыныч та.
    Кешедә авыруның нинди клиник билгеләре күзәтелә соң? Авыруның башлангыч чорында күңел төшенкелеге, тешләнгән урыннарда калтырау, кычыту билгеләре барлыкка килә, температура күтәрелә, бизгәк башлана. Аннан соң сулыш алу авырая, курку, юкка да борчылу, сыеклыктан җирәнү, тиз кызып китү, тәннең барлык мускулларында көзән җыеру кебек өянәкләр күзәтелә. Авыру башланган стадиядә судан курку хисе барлыкка килә. Ул көчле сулыш алулар, су эчәргә теләгәндә, сулыш алуның туктап калуы, гомумән, агып торучы суны күргәндә яки су аккан тавыш ишетелгәндә, хәтта аның хакында сөйләшкәндә үк, бугаз куышлыгындагы мускулларның көзән җыергандагы кебек кыскаруы кебек билгеләр белән үтә. Ахырда йөз, муен, тел мускулларының параличы барлыкка килә. Аннан гәүдәнең барлык мускуллары - очлыклар параличлана.
    Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе гражданнарга, терлек асраучыларга, шәхси эшмәкәрләргә, предприятие, учреждение җитәкчеләренә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә куша: йорт хайваннарына профилактик прививкаларны даими үткәрергә; предприятие, базар, чүплек территорияләрен, чүп түгү мәйданчыкларын тиешле тәртиптә тотарга; анда сукбай этләр, мәчеләрнең күбәюенә, подвалларга, чормаларга һәм башка буш биналарга эт, мәчеләрнең керүенә юл куймаска. Шикле, авыру хайваннарны сую катгый тыела. Чит мал-туарны территориягә кертү, алып чыгу бары тик дәүләт ветеринария күзәтчелеге органнары аша гына башкарыла. Карантин кертелгән торак пунктларда сыерлардан алынган сөт кайнатылырга тиеш. Дезинфекция үтмәгән хайваннардан алынган йон, тирене читкә чыгару катгый тыела.
    Котыру авыруы белән зарарланудан ничек сакланырга?
    Беркайчан да үлгән төлке, бүренең тиресен салдырмагыз, үлгән хайванның тиресен салдырганда, саклык чаралары күрегез, перчаткалар киегез, тәнне төрле киселүләрдән саклагыз, эш беткәннән соң, перчаткалы кулларны 1% лы хлорамин эремәсе белән эшкәртегез, аннан хуҗалык сабыны белән юыгыз, пычакны утта яндырып алыгыз. Хайван тешләгәндә яки аның селәгәе тирегә эләккәндә, шул урынны сабынлы су белән юарга, аннан яраны йод төнәтмәсе белән эшкәртергә һәм кичекмәстән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб тиешле дәвалау билгели. Прививкалар курсы тулы күләмдә һәм үз вакытында ясалырга тиеш. Прививка ясату чорында алкогольле эчемлекләр куллану киңәш ителми, чөнки котыруга каршы иммунитет барлыкка килмәячәк. Татарстанда котыру буенча эпизоотик хәлнең яхшы булмавы сәбәпле һәм үз вакытында котыру очракларын ачыклау максатында, аучыларга, ауланган хайванда котыру авыруы барлыгына шик туганда, Республика ветеринария лабораториясенә (адресы: Казан шәһәре, Даурская ур., 34, т: (843) 298-56-38) яки Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ поселогы, Железнодорожников ур., 6 йортта урнашкан Тукай ветеринария лабораториясенә (т: 8552 46-91-41) җибәрергә яки район ветеринария лабораториясенә мөрәҗәгать итәргә була. Тикшертү өчен, хайванның түшкәсен яки башын җибәрергә кирәк. Алар целлофон капчыкка яхшылап төрелгән яки су үтмәслек контейнерга салынган булырга тиеш. Онытмагыз: сезнең гомер саклык чаралары күрүгә һәм үз вакытында табибка мөрәҗәгать итүгә бәйле.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: