САРМАН
  • Рус Тат
  • Иң олы могжиза

    Китап - иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Ул тормышны танып белергә өйрәтә, кирәк икән, ярдәм кулын суза. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга да мөмкинлек бирә. "Китап кешене галәмнең хуҗасы итә", - дип язган П.А.Павленко. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр...

    Китап - иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Ул тормышны танып белергә өйрәтә, кирәк икән, ярдәм кулын суза. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга да мөмкинлек бирә. "Китап кешене галәмнең хуҗасы итә", - дип язган П.А.Павленко.
    Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар - безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз. Китап - канатлы ул! Ул, үзенең канатына утыртып, сине мең ел артка илтеп ташлый, яисә йөз елга алга алып китә. Юкка гына күренекле математик Р.Декарт: "Яхшы китаплар уку - үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул", - димәгән. Шуңа күрә, китапханәләр тарихын белү дә - кирәкле эштер.
    "Кызыл почмак"тан башланган Илексаз авылы китапханәсенең үткән юлы бик җиңелләрдән булмый. Авылда 1939 нчы елда ук китапханә ролен уйнаган Уку өе була. Аны ул вакытта "Кызыл почмак" дип йөрткәннәр. Ул авыл Советы бинасына кушылып салынган өчпочмаклы өйгә урнашкан була. Уку өе авыл халкы өчен төп күңел ачу урынына әверелгән: авыл яшьләре өчен бер-берсе белән күрешеп-очрашып, өстәмә белем алу урыны булса, эш кешесе арып, хезмәттән туктаган вакытта, ял итү, китап уку урыны була. Бу уку өендә 500-600 чамасы китап исәпләнгән. "Кызыл почмак"ның иң беренче мөдире - Мөхәммәтдинова Хоснурый апа. Тугыз гына ел эшләсә дә, аның хезмәте - бәяләп бетергесез. Чөнки, барыбызга да мәгълүм булганча, 1941 нче елның 22 нче июнендә башланган рәхимсез сугыш күп мөмкинлекләргә киртә куя. Хоснурый апа К.Насыйриның "Китап - бакча, андагы язулар - шул бакчаның гөлләре" - дигән сүзләрен девиз итеп ала. Ул күңел төшенкелегенә бирелми: әлеге бинага авыл халкының эзен суытмый. Монда яше-карты: сугыш афәте сыңар канатын сындырган апалар да, сөйгәннәре яуга киткән кызлар да, укый-яза белмәүче әбиләр дә агылган. Китапханә балаларның да иң яраткан урыны булган. Һәр бите кадерләп сакланган китапларны Хоснурый апа кычкырып укыган, һәммә кеше йотылып тыңлаган. Тормыш никадәр генә авыр булса да, бәйрәм-кичәләр дә узмый калмаган. Уракка төшү, кичке уеннар, каз өмәсе, печән өсте һәркемнең күңеленә мәңге уелмаслык булып кереп калганнар.
    Соңыннан Уку өе белән төрле елларда Хатима Фарухшина, Линия Мәҗитова, Сәгъдия Садыйкова җитәкчелек итә. Берара Уку өе Мөхәммәтдинова Зәйнәп апа өендә урнаша. Анда 500 китап була. Аннан соң авыл Советында сметада акча каралып, һәр елны Сарман китап магазиныннан китаплар кайтарыла. 1952 нче елның җәендә иске бүрәнә-ләрдән клуб төзиләр. Сәгъдия апа Уку өе белән беррәттән, клубка да хезмәт күрсәтә башлый. 1960 нчы елның 1 нче мартында Илексаз Уку өе исемен алыштыра һәм катлаулы заманда да эшчәнлеген туктатмаган бу йорт "Илексаз авыл китапханәсе" дип йөртелә башлый. Күтәмәле китапханәсеннән бик күп китаплар кайтарыла. Китапханә, клубтан аерылып, авыл Советы бинасына урнаштырыла. Китапларны кую өчен, стенага беркетелеп, шүрлекләр ясала. Шкаф, өстәл, урындыклар сатып алына. Китапханәнең укучылары күбәя.
    1963 нче елның язында, сайлаудан соң, ул авыл Советы бинасыннан иске мәктәпнең бер классына күчерелә. Бу вакытта инде китапханәнең өч шүрлек тулы китабы була. Ләкин, укучылар белән эшләү өчен урын тарлыктан, күп чаралар клубта уздырыла.
    1968 нче елда китапханә тагын колхоз идарәсеннән бушаган бинага күчерелә. Монда урын киң, якты, шуңа күрә укучылар да бик күпләп йөриләр. Лаеклы ялга киткән Сәгъдия апаны Рәхимҗанова Ләйсирә алыштыра, соңыннан биредә Гөлия Нуртдинова, Гөлшат Сәгыйтова, Рәмзия Харисова эшлиләр.
    1979 нчы елда Илексаз авыл китапханәсе үзәкләштерелә. Ул "5 нче санлы Илексаз авыл филиалы" дип йөртелә башлый. Китапханәдә алфавитлы һәм системалы каталоглар барлыкка килә. Ләкин иске агач бина туза, 1981-1982 нче елларда яңасына нигез салына, ул 1984 нче елда төзелеп бетә. Шкаф, телевизор, магнитофон, тумбочкалар, өстәл, урындыклар алына, китап фонды баетыла. Еллар үткән саен, хезмәткәрләр дә алышына. Рәмзия апаны Рәмилә Мифтахова алыштыра, соңыннан эстафетаны Гөлнара Абзалова, Гөлшат Зәйнуллина кабул итеп ала. Бүгенге көндә бай мәгълүмати үзәк булган китапханә белән Әлфия Закирова җитәкчелек итә.
    Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, балага мөмкин кадәр иртәрәк белем һәм зирәклек чишмәсе булган китапка мәхәббәт сеңдерергә кирәк. Әле күптән түгел генә Россия иң күп укучы илләрнең берсе булып санала иде. Әмма бүген укуга карата мөнәсәбәтләр каршылыклы. Буш вакытын китапка багышлаган малай-кызлар саны елдан-ел кими. Моның сәбәбе нидә һәм моны ничек үзгәртеп була? "Бүген балаларның һәм олыларның китап укуга карата мөнәсәбәте җәмгыять тарафыннан дәүләти проблема буларак кабул ителә башлады, - ди Әлфия апа. - Шулай да, балалар бөтенләй укымый, дию дөрес түгел. Балалар укый, әмма азрак. Чөнки бүгенге үсмерләрнең ихтыяҗлары - башкачарак".
    Балаларны китап укырга җәлеп итү максатыннан, китапханәдә күптөрле чаралар уздырыла, викториналар, турнирлар, конференцияләр үткәрелә. Иң яхшы балалар әдәбиятын тәкъдим итүче яңа әсәрләр һәм лаексыз онытыла башлаган китаплардан күргәзмәләр оештырыла.
    Шулай да, өстенлекне тылсымлы әкиятләргә бирергә кирәк, дип саный Әлфия апа. Ни өчен әкиятләргә? Чөнки алар яхшылык һәм яманлык арасындагы аерманы ачык күрсәтәләр, гаделлек һәм дөреслек барлыгына инандыралар. Аннан соң, әкиятләрдә табигатьнең ни өчен могҗизаларга ия булуының сәбәбе аңлатылмый. Ник дигәндә, табигатьтә могҗиза булырга тиеш! Балага рухи көч бирергә сәләтле булган әкиятләр үзебездә дә шактый. «Су анасы», «Ак бүре», «Камырбатыр», «Үги кыз» һәм башкалар - шундыйлар.
    Китапханәдә укучы иң беренче мөрәҗәгать итә торган урын - белешмә фонды. Әле кайчан гына китап укучыларга "Кем ул, нәрсә ул?" һәм "Зур Совет энциклопедиясе"ннән башканы тәкъдим итә алмасалар, бүген исә китапханә яңа китаплар белән баетылып, тулыландырылып торыла. Кечкенәләр өчен белешмә фонды "Тылсымлы кырык тартма" дип атала. Әкияттәге кырык тартма кебек, бу шкафка төрле темадагы китаплар тупланган. Гади генә китап шкафын кечкенә тартмаларга бүлеп куйгач, чыннан да, кырык тартмага ошый ул.
    Китапханәгә юл балалар бакчасыннан башлана. Бергәләп күңелле, матур кичәләр үткәрәләр алар. "Карга боткасы", "Нәүрүз", "Уңыш бабайда - кунакта" - балаларның иң яраткан бәйрәмнәре. Авыл мәдәният йорты белән берлектә "Без - нәни артистлар" исемле түгәрәк оештырылды. Анда кечкенә сәхнә әсәрләре, спектакльләр кую күздә тотыла. Китапханәдә "Мәдәниятебез йолдызлары" исеме астында күренекле язучыларыбыз, шагыйрьләр, артистлар, рәссамнарның юбилейлары билгеләп үтелә. Анда шулай ук "Ислам нуры - мәңгелек" дигән китап киштәсе булдырылды.
    Кечкенә чакта кемнәр генә китапханәче булырга хыялланмый икән?! "Ачык ишекләр көне" бу һөнәрне үз иткән кызлар-егетләрне үзенә җыя. Быел шундый чара үткәрү күздә тотыла: атна буена һәр көнне бер укучы китапханәче булып "эшләячәк". Бу, үз чиратында, хезмәт күнекмәләре бирү булса, икенче яктан, укучылар әлеге хезмәтнең җаваплылыгын да үз җилкәләрендә тоячаклар. Шулай итеп, авылымда китапханә гөрләп эшли, үсә, үзгәрә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим