САРМАН
  • Рус Тат
  • Җиңү – Иске Кәшер егетләрендә

    19 февральдә Саклаубашта яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге кубогына волейбол ярышлары булды. Алар Ватанны саклаучылар көненә багышлап игълан ителгән патриотик тәрбия айлыгы кысаларында үтте. Ярышларны ачу тантанасында Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев, "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" җәмәгать оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Мусин, оешманың Саклаубаш башлангыч бүлекчәсе җитәкчесе...

    19 февральдә Саклаубашта яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге кубогына волейбол ярышлары булды. Алар Ватанны саклаучылар көненә багышлап игълан ителгән патриотик тәрбия айлыгы кысаларында үтте.
    Ярышларны ачу тантанасында Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев, "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" җәмәгать оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Мусин, оешманың Саклаубаш башлангыч бүлекчәсе җитәкчесе Аяз Фәрхетдинов катнаштылар.
    Бәйгедә сигез команда көч сынашты. Ярышлар бик киеренке барды. Кунаклар да нык әзерлек белән килгәннәр, хуҗаларның да сынатасылары килми иде. Шулай да һәр бәйгенең җиңүчесе була. Бу көнне дә иң осталар җиңде. Беренчелекне Иске Кәшер егетләре яулады. Икенче урынга Нөркәй командасы лаек булды. Ә пьедесталның өченче баскычына Саклаубашның өлкәннәр командасы менде. Җиңүчеләр күчмә кубок һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим