САРМАН
  • Рус Тат
  • Ә хәтер – мәңгелек

    Һәйкәлләрдән күзләреннән шаянлык та, шул ук вакытта тирән сагыш та сирпелгән япь-яшь егетләр карый. "Туган якларга исән-сау кайта алмадык. Безнең өчен дә яшәгез, безне онытмагыз", - диләр кебек алар. Мәңге шулай 18 дә калачак, сүзсез генә безгә төбәлеп, дәһшәтле әфган сугышы турында искәртеп торачак алар. Чикләнгән контингент гаскәрләренең әфган җиреннән...

    Һәйкәлләрдән күзләреннән шаянлык та, шул ук вакытта тирән сагыш та сирпелгән япь-яшь егетләр карый. "Туган якларга исән-сау кайта алмадык. Безнең өчен дә яшәгез, безне онытмагыз", - диләр кебек алар. Мәңге шулай 18 дә калачак, сүзсез генә безгә төбәлеп, дәһшәтле әфган сугышы турында искәртеп торачак алар.
    Чикләнгән контингент гаскәрләренең әфган җиреннән чыгарылуына быел 23 ел булды. Елдагыча, әфган сугышында башларын салганнар, "кайнар нокталар"да хезмәт иткәннәр быел да зурлап искә алынды. ТР Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек җитәкчесе Д.Гасанов, яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге мөдире Б.Әхмәдуллин, әфган сугышы ветераннарының район җәмгыяте рәисе Э.Төхбәтуллин җитәкчелегендә әфган сугышы ветераннары әлеге канкойгыч сугышта һәлак булганнарның, кайткач, арабыздан вакытсыз киткәннәрнең каберләрендә булдылар, веноклар салдылар. Соңыннан интернационалист сугышчыларны искә алу тантанасы район үзәгендә ил азатлыгы өчен яуларда башларын салганнар истәлегенә куелган мемориал-комплекста дәвам итте. Әфганчыларны иң элек район башлыгы Нәфис Закиров сәламләде. "Районыбыздан әфган җирендә 102 егет хезмәт итте, аларның җидесе туган якларга әйләнеп кайтмады. 19да, 20 дә Әфганстан җирендә башларын салган яшь солдатлар мәңге онытылмас. Кабат сугышлар булмасын", - диде ул һәм батырларча һәлак булган һәр якташыбызны исемләп атады. Д.Гасанов, Э.Төхбәтуллин да, утлы еллар дәһшәтен искә төшереп, исән кайтканнарга сәламәтлек, иминлек теләделәр. Һәлак булганнар, инде арабыздан киткәннәр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Әфганчылар истәлегенә И.Гаделшин башкаруында җыр яңгырады. Һәйкәл итәкләрендә алсу канәферләр ятып калды. Ә сугышчылар күңелендә дәһшәтле еллар хатирәләре яңарды.
    …Александр Санталов әфган җиренә 1979 нчы елның 25 нче декабрендә аяк баса. "Без Әфганстанга беренчеләрдән булып кердек. Нөркәй егете Рамил Әбделмәнов белән бергә киттек, бер полкта хезмәт иттек. Аэродром һәм башка объектларны дошманнардан сакладык. Рамил ятып калды, ә мин, ике ел хезмәт итеп, исән-имин әйләнеп кайттым", - дип искә ала ул. Миргасыйм Мәрданшин сугыш турында сөйләргә яратмый. Башта ул чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Ә аннан соңгысын ул хәзер дә, антына тугры калып, сер итеп саклый. Армия хезмәтендә ике ел ярым була. Римас Габделхаков исә үлем белән адым саен очраша - сапер булып хезмәт итә. "Үлем уты" - миналар белән чуарланган кырдан, юл арчып, иң беренче алар атлыйлар, ә алар артыннан - танклар. Минага эләгеп, һәлак булган иптәшләре - бүгенгедәй күз алдында. Фәрит Мәхмутов Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән Рифкать Миңнекәев белән бер - Җәлилнең икенче мәктәбендә укый. "Рифкать мәктәпне бездән иртәрәк тәмамлады. Үзе теләп, Әфганстанга китте. Укуны бетерергә дә өлгермәдек, аның батырларча һәлак булганлыгы турында ишеттек. Аны соңгы юлга зурлап озаттылар", - дип сөйли ул. Иптәшенең үлеме куркытмый Фәритне, ул да, мәктәпне тәмамлауга, үзе теләп Әфганстанга китә. Кабулда Җәлил егете Радик Хафизов белән очраша, аннан поселокның тагын бер егете - Сергей Притуланың һәлак булуы турында ишетә. "Анда үлем яки исән кайту турында һич уйламыйсың. Тирә-якта, уйда - бары тик сугыш", - дип искә ала ул. Тик язларын туган якларга таба очкан торналар артыннан: "Эх, бер генә тапкыр булса да, илгә чыгып керәсе иде", - дип өзгәләнеп калган чаклары аз булмый аларның. Рифкатьнең әнисе Дилә апаның күзләрендә дә - бетмәс сагыш. "Сугышлар булмасын, балаларның гомерләре өзелмәсен", - ди ул.
    Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Әфганчылар истәлегенә район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сарман сәнгать мәктәбе укытучылары башкаруында җырлар яңгырады. Аларга әфганчылар да кушылды. Ветераннарга район хакимиятенең бүләкләре тапшырылды.
    Хәтер кыясы - мәңгелек. Илшат Садыйков, Әсгать Гәрәев, Мансур Хисамов, Рамил Әбделмәнов, Азат Яһудин, Рифкать Миңнекәев, Сергей Притула һәм башкаларның исемнәре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Торналар җырында да яз саен кыя-ташларга башларын салганнарның якты истәлеге кайтыр…
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим