САРМАН
  • Рус Тат
  • Хәрби журналистка – медаль

    Яңа ел бәйрәме Чаллы шәһәрендә яшәүче хәрби журналист, публицист Рафис Могыйнов өчен икеләтә шатлыклы булды. Аңа тантаналы рәвештә «Патриот России» медале тапшырылды. Бу олы бүләккә каләм остасы яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшенә зур өлеш керткәне өчен лаек булды. Чыннан да, бу өлкәдә Рафис Могыйнов гаять зур уңышларга иреште һәм яраткан...

    Яңа ел бәйрәме Чаллы шәһәрендә яшәүче хәрби журналист, публицист Рафис Могыйнов өчен икеләтә шатлыклы булды. Аңа тантаналы рәвештә «Патриот России» медале тапшырылды. Бу олы бүләккә каләм остасы яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшенә зур өлеш керткәне өчен лаек булды. Чыннан да, бу өлкәдә Рафис Могыйнов гаять зур уңышларга иреште һәм яраткан хезмәтен бүген дә армый-талмый күңел биреп дәвам итә.
    Р.Могыйнов, урта мәктәптә укыганда ук, Бөек Ватан сугышы һәм анда катнашкан татар егетләре, кызлары хакында төрле жанрдагы язмаларын «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталары, «Азат хатын», «Ялкын» журналлары аша халкыбызга җиткереп торды. 1972 елда Львов югары хәрби - сәяси училищесының журналистика факультетын тәмамлап диплом алгач, ул үзенең яраткан хезмәтен инде профессиональ осталык белән башкарырга керешә. Ул елларда татар егете рус телендәге хәрби газеталарда эшләсә дә, туган ягы белән элемтәләрен өзми. Элеккечә, татар газеталарына һәм журналларына күренекле татар хәрбиләре, Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән гади солдатлар турында тирән эчтәлекле язмаларын җибәреп тора.
    1992 елда отставкага чыгып, Чаллыга кайтып төпләнгәч, Рафис Могыйнов «Шәһри Чаллы» газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә урнаша. Биредә ул даими рәвештә «Ватанпәрвәр» сәхифәсе чыгара башлый. Армия тормышын тирәнтен белүче отставкадагы офицер якташларыбызның солдат хезмәте, подразделениеләрдәге тәртипсезлекләр турында да әледән-әле публицистик язмалар биреп бара. Шушы елларда хәрби журналист җөмһүриятебез газеталарында Татарстанның үз армиясен булдыру кирәклеге турындагы мәсьәләне дә күтәреп чыга. Бу юнәлештә үзе дә кирәкле эшләр башкара. 2000 елда Казан китап нәшриятында аның «Русча-татарча хәрби терминнар сүзлеге» басылып чыга. Яшьләр белән патриотик тәрбия эшен даими алып бару максатында, Рафис Могыйнов 1995 елда үзенең кабул итү бүлмәсендә Чаллыда гомер итүче легендар тупчы Советлар Союзы Герое Илдар Маннановның Сугышчан Дан музеен оештыра. Әлеге музей сугыш ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең мәктәп укучылары белән даими очрашу, җөмһүриятебездәге истәлекле көннәрне уздыру үзәгенә әйләнә. Ә 2008 елда Рафис Могыйнов Илдар Маннанов турында «Тимер ташкынга каршы» исемле повесть яза һәм аны китап итеп чыгара. Моңа кадәр дә каләм остасының татар генералларына һәм сугыш ветераннарына багышланган «Бөек Җиңү ачысы» исемле китабы дөнья күрә.
    Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилеена әзерлек барган көннәрдә Рафис Могыйнов соңыннан бик күпләрнең игътибарын җәлеп иткән «Сез ки газизләр...» исемле фронт хатлары җыентыгы әзерләп бастыра. Әлеге китапны тәкъдир итү кичәләрендә анда катнашучылар, автордан үзләрендә сакланучы фронт хатларын да кертеп, яңа китап чыгаруын үтенәләр. Күпсанлы сорауларны искә алып, Рафис Могыйнов 2011 елда «Хатларында дары исе...» («Порохом пахнущие строки..») исемле яңа китабын дөньяга чыгара. Биредә, хатлардан һәм фотосурәтләрдән тыш, комментарийлар, фронтовикларның сугышчан юлы турында очерклар, хәбәрләр дә бирелә.
    Рафис Могыйнов Бөек Ватан сугышы фронтларында хәбәрсез югалган якташларыбызның язмышларын ачыклауга аеруча зур көч куя. Узган ел ул Интернет челтәрендәге «Мемориал» сайты аша немец концлагерьларында һәлак булган йөздән артык Татарстан егетенең исемнәрен ачыклый алды. Аларның бер өлеше «Татарстан яшьләре» газетасында дөнья күрде.
    Без Рафис Әмерсаяф улына тапшырылган «Патриот России» медален ул башкаручы изге эшләргә лаеклы бүләк дип бәялибез һәм аңа иҗатында яңа уңышлар телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим