САРМАН
  • Рус Тат
  • Хокукларны Җәмәгать советы да яклый

    Россия Федерациясе Президентының "РФ Эчке эшләр министрлыгы һәм аның территориаль органнары каршындагы Җәмәгать советлары турында"гы 668 нче санлы Указы (23.05.2011) нигезендә район эчке эшләр бүлеге каршында Җәмәгать советы төзелгән иде. Узган җомгада аның киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Җәмәгать советлары ни өчен кирәк булды соң? Билгеле булганча, соңгы вакытларда эчке эшләр органнары...

    Россия Федерациясе Президентының "РФ Эчке эшләр министрлыгы һәм аның территориаль органнары каршындагы Җәмәгать советлары турында"гы 668 нче санлы Указы (23.05.2011) нигезендә район эчке эшләр бүлеге каршында Җәмәгать советы төзелгән иде. Узган җомгада аның киңәйтелгән утырышы үткәрелде.
    Җәмәгать советлары ни өчен кирәк булды соң? Билгеле булганча, соңгы вакытларда эчке эшләр органнары эшчәнлегендә халык белән эшләү өстенлекле юнәлешкә әйләнде. Яңа оештырылган җәмәгать советлары киңәшмә орган булып торалар, төгәлрәк әйткәндә, халык белән полиция арасындагы мөнәсәбәтләрне якынайтырга һәм үзара килешү юлы белән халык, федераль, дәүләт власте, җирле үзидарә органнары, шулай ук җәмәгать берләшмәләре, хокук саклау, дини, эшмәкәрләр һәм башка оешмалар мәнфәгатьләрен якларга, эчке эшләр органнары эшчәнлегендәге кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга тиешләр. Шулай итеп, Җәмәгать советының төп бурычлары - җәмәгать тәртибен саклау сферасында дәүләт политикасын тормышка ашыруга, хокук бозуларны кисәтүгә, иминлекне тәэмин итүгә, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә гражданнарны, җәмәгать берләшмәләрен җәлеп итү. Җәмәгать советы шулай ук гражданнар, җәмәгать берләшмәләренең эчке эшләр бүлеге эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча программа һәм тәкъдимнәрен эшләүдә, халыкка бүлек эшчәнлеге турында мәгълүмат бирүдә, федераль законнар һәм башка хокукый актлар проектларына җәмәгать экспертизасы үткәрүдә, бүлек җитәкчелегенә халык фикерен җиткерүдә, бүлек эшчәнлегенә контрольлек итүдә катнаша ала. Ул закон рөхсәт иткән тәртиптә бүлек эшчәнлеге турында мәгълүмат соратып алырга, эшчәнлекләре турында бүлек җитәкчелегенең информациясен тыңларга, бүлек эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәрен җиткерергә, комиссия һәм эшче төркем төзергә, аттестация һәм конкурс комиссиясе эшендә, бүлек хезмәткәрләренең хокук һәм мәнфәгатьләрен яклауда катнашырга хокуклы. Җәмәгать советы әгъзалары, закон рөхсәт иткән тәртиптә, махсус рөхсәттән башка, эчке эшләр бүлеге бинасында, җинаять эшләүдә шикле дип табылган, вакытлыча тоткарланган кешеләрне тоту урыннарында була, гражданнарның хокуклары бозылу турындагы мөрәҗәгатьләре белән таныша, эчке эшләр министры һәм җаваплы хезмәткәрләргә гражданнарның хокуклары бозылу турында хәбәр итә һәм тикшерү сорый, тикшерү эшендә, гражданнарны кабул итүдә катнаша алалар. Болар белән Җәмәгать советы рәисе А.Салихова таныштырды. Ул шулай ук советның составы турында да әйтеп үтте. Аңа милиция ветераннары, эшмәкәрләр, дин әһелләре, мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары һәм башкалар кертелгән.
    Утырышта полиция начальнигы урынбасары Р.Вәлиевнең чыгышы тыңланды. Ул бүлек коллективының быелның I кварталында башкарган эшләре турында сөйләде. Өч айда барлыгы 55 җинаять теркәлгән, ә узган елның шушы чорында аларның саны 52 булган. "Бу районда криминоген хәл начарланды, дигән сүз түгел, районда хәл тотрыклы", - диде бу уңайдан Р.Вәлиев. Теркәлгән җинаятьләрнең 7 се - авыр һәм аеруча авыр. Фатирдан урлаулар, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу кебек җинаятьләр үскән. Соңгылары көнкүрештә, алкогольле эчемлекләр эчү нәтиҗәсендә кылынган. Полиция турындагы закон нигезендә бүлек хезмәткәрләре кыскартылды, шул исәптән, юл-патруль хезмәте инспекторлары да. Р.Вәлиев бу уңайдан хезмәткәрләргә төшкән вазифаи бурычларның һәм җаваплылыкның артуын билгеләп үтте. Әйтик, югарыда аталган закон нигезендә юл-патруль хезмәте инспекторларының күп вазифалары участок уполномоченныйларына йөкләнде. Инспекторлар кыскартылгач, транспорт белән алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә идарә итү очраклары артты. Юлларда фаҗигаләрне булдырмау максатыннан, бүлек хезмәткәрләре атна саен рейдлар үткәрәләр. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан өч айда 943 административ беркетмә төзелгән. Р.Вәлиев аларның дисциплинар җаваплылыгына да тукталды. Исәпкә алу һәм теркәү дисциплинасын бозган өчен, өч айда 9 хезмәткәр җаваплылыкка тартылган. Бүгенге көндә бүлекнең тикшерү бүлекчәсе, ТР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы дәүләт-тикшерү идарәсенең тикшерү бүлеге белән берлектә, оешкан җинаятьчел төркем тарафыннан безнең һәм күрше район территорияләрендә күпләп эре мал урлану очракларын тикшерә. Безнең районда аларны, урланган атларны алып чыкканда, юл-патруль хезмәте инспекторы Л.Ибраһимов тоткарлаган. Бүгенге көндә әлеге төркем безнең районда гына да 7 урлау кылганын таныган.
    Бүлек начальнигы урынбасары А.Галләмова да кыскача бүлек эшчәнлеге белән таныштырды. Соңыннан утырышта катнашучылар аның җитәкчелегендә вакытлыча тоткарланган, кулга алынган кешеләрне тоту, сорау алу бүлмәләрендә булдылар, аларның тору шартлары белән таныштылар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • 23 май 2018 - 08:35
      Имиджевый ролик для Сармановского района
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 23 май 2018 - 15:37
      Сарманда әдәби фестиваль үтте
      Бүген, Сарманның үзәк Ял паркында татар халкының әдәби мирасын пропагандалау, туган телгә һәм шул телдә язылган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, басылган мәгълүматны кабул итү сәләтен арттыру максатыннан, мәктәп укучылары арасында районкүләм “Читайлэнд” (“Укыйбыз”) әдәби фестивале үткәрелде
      158
      0
      0
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим