САРМАН
  • Рус Тат
  • Хоккей – кыюлар уены

    "Куркак хоккей уйнамый", дип җырлыймы әле атаклы Эдуард Хиль? Нәкъ шулай! Профессиональ спортчылар гөрләтеп хоккей сезонын алып барган вакытта, безнекеләр дә алардан калышмый. 23 нче февраль көнне Петровка Завод авылында өченче ел рәттән Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярыш үткәрелде. Гомумән, авылда хоккей уеннары кар яту белән башланып, кар эреп беткәнчегә...

    "Куркак хоккей уйнамый", дип җырлыймы әле атаклы Эдуард Хиль? Нәкъ шулай! Профессиональ спортчылар гөрләтеп хоккей сезонын алып барган вакытта, безнекеләр дә алардан калышмый. 23 нче февраль көнне Петровка Завод авылында өченче ел рәттән Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярыш үткәрелде.
    Гомумән, авылда хоккей уеннары кар яту белән башланып, кар эреп беткәнчегә кадәр дәвам итә, дисәң, һич кенә дә ялгыш булмас. Чөнки хоккей сөючеләрне кышкы салкыннар да, карлы бураннар да куркытмый. Һәр көнне диярлек алар мәктәп янында урнашкан шугалакка кәшәкә сугарга ашыгалар.
    Хоккей сөючеләр ярышка нык әзерләнгәннәр. Кышкы кояш яктыртып торган шугалакка, иң беренчеләрдән булып, мәктәп командасы килгән иде. Бераздан авылның җыелма командасы һәм спиртзавод хоккейчылары җыела башлады.
    Боз өстендә исә, иң беренчеләрдән булып, мәктәп һәм спиртзавод командалары очрашты. Аннары мәктәпләр авыл командасы белән ярышырга тотындылар. Укучыларның тәҗрибәләре азрак, әллә инде бик яшь булгангамы, беренче һәм икенче уен алар өчен җиңелү белән тәмамланды. Тик яшь уенчыларыбызда өмет юк түгел. Бу уеннарда алар өченче урынга лаек булдылар. Ә менә беренчелек кемгә эләгер микән соң? Бу сорау уенчыларны да, уеннарны карарга килгән тамашачыларны да кызыксындырды. Шулай итеп, күчмә кубок өчен авыл һәм спиртзавод хоккейчылары арасында киеренке уен башланды. Ике команда уенчылары бер-берсенең капкасына шактый алка керттеләр. Уенны күзәтүчеләр арасында һәр икесе өчен дә "чирләп" утыручылар күп булды. Һәрбер уенчы чын күңелдән "безнең команда җиңәр" дип өметләнде. Тик авыл җыелма командасы көчлерәк булып чыкты - 3:2 исәбе белән җиңү яулады.
    Уеннан соң җиңүчеләр һәм алдынгы уенчылар бүләкләнде. Авыл җирлеге башлыгы З.Хуҗина иң яхшы һөҗүмче Булат Бариев, иң яхшы сакчы Артем Ильин, иң яхшы капкачы Марсель Газизов, иң яшь уенчы Зөлфәт Хәйретдинов һәм иң өлкән уенчы Ильяс Сагинбаевка (аңа 52 яшь) Почет грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Алдагы ике елда күчмә кубок беренчелекне яулаган спиртзавод командасында булса, быел ул авыл җыелма командасына тапшырылды.
    Хоккей ярышларын оештыруга Валентин Сапожников, Рәфыйк Хәйретдинов, Фәрит Вәлиәхмәтов, Сәгыйть Кәлимуллин һәм башкалар зур көч куйды. Билгеле, авылда хоккей ярышлары Ватанны саклаучылар көне уңаеннан гына оештырылмый. Күптән түгел узган елның февралендә вафат булган хоккейчы Айрат Арсланов истәлегенә багышланган ярыш үткәрелде.
    Быелгы хоккей сезоны тиздән ябылачак. Тик спортчыларыбыз кәефләрен төшермиләр. "Безнең хоккей сезоннары киләчәктә күп булачак әле!" - диләр алар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 май 2018 - 09:10
      Җәлилдәге тантанадан турыдан- туры трансляция
    • 23 май 2018 - 15:03
      Кариев театры Татарстанда тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 8 май 2018 - 08:10
      Закупаем рога лося За 1 кг. 500 рублей.
    • 5 апрель 2018 - 10:37
      ПРАЙС-ЛИСТ ПРАЙС-ЛИСТ НА РАЗМЕЩЕНИЕ РЕКЛАМЫ, ОБЪЯВЛЕНИЙ, ИНФОРМАЦИОННЫХ МАТЕРИАЛОВ, СОЦИАЛЬНОЙ РЕКЛАМЫ НА САЙТЕ ФИЛИАЛА  АО «ТАТМЕДИА» И ПРЕДСТАВИТЕЛЯХ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ
    Ночной режим