САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хезмәт уңышлары белән килдек

Сабан туе - хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе, дип җырлыйлар. Чыннан да, Сабантуйдан күпме уңай кичерешләр, алдагы хезмәткә - көч, ә яшәүгә дәрт алып кайтабыз. Милли бәйрәмебезгә һәр тармакта хезмәт уңышлары белән килергә тырышабыз. Мәйдан уртасына чыгып, бүләк алу үзе генә ни тора! Район терлекчеләре арасында да андыйлар аз...

Сабан туе - хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе, дип җырлыйлар. Чыннан да, Сабантуйдан күпме уңай кичерешләр, алдагы хезмәткә - көч, ә яшәүгә дәрт алып кайтабыз.
Милли бәйрәмебезгә һәр тармакта хезмәт уңышлары белән килергә тырышабыз. Мәйдан уртасына чыгып, бүләк алу үзе генә ни тора! Район терлекчеләре арасында да андыйлар аз түгел. "Нөркәй" агрофирмасы савымчысы - Эльмира Габделхакова, "Сарман" агрофирмасыннан - Нәфисә Шәфигуллина, "Җәлил" агрофирмасы савымчысы - Тәсмия Назарова, "Туган як" агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе савымчысы Гөлназ Хәйретдинова һәм башкалар бәйрәмгә матур күрсәткечләр белән килделәр. "Җәлил" агрофирмасы бозау караучысы - Фәйрүзә Габдрахманова, "Туган як" агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсеннән - Земфира Мәүләвиева, терлекчеләр Хәлил Хәмидуллин ("Нөркәй" агрофирмасы), Мөдәрис Сәгъдиев, Хәмзә Гыйләҗев ("Сарман"), Фирдәвес Гайфетдинов ("Җәлил") кебекләр Сабантуй бүләкләренә лаек булдылар.
Гомумән, терлекләрне кышлатуны уңышлы тәмамладык. Азык җитәрлек булды. Әле тагын ярты еллык азык запасы бар. Инде хуҗалыкларда печән әзерләүгә керештеләр. Сыерларны көтүгә алып чыктык, кичке савымнан соң төнге көтүләр дә оештырыла. Ай башына, былтыргының шул чоры белән чагыштырганда, 6 процент - ит, 5 процент сөт күбрәк җитештерелде. Җәйге чорда продукция җитештерү тагын да артыр, дип ышанам. Сабантуйдан алган көч-куәт киләсе бәйрәмгә дә ачык йөз белән килергә ярдәм итсен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X