САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәерле төннәр теләп, сезгә бездән матур шигырь юллары

Төннәр буе йоклый алмый яттым Гаеп көзләрдәме , төндәме ? Соңгы тапкыр сине кайда күрдем Төшемдәме , әллә өндәме ... Алтын пәрдә элгән бөтен дөнья , Уйларыма көзләр гаепле . Йокыларга китсәм төшләремнән Сине эзләрмендер шикелле . Өннәремдә килсәң уят мине , Дәшми генә үтмә янымнан . Күңел җырыбызны җилләр...

Төннәр буе йоклый алмый яттым
Гаеп көзләрдәме , төндәме ?
Соңгы тапкыр сине кайда күрдем
Төшемдәме , әллә өндәме ...

Алтын пәрдә элгән бөтен дөнья ,
Уйларыма көзләр гаепле .
Йокыларга китсәм төшләремнән
Сине эзләрмендер шикелле .

Өннәремдә килсәң уят мине ,
Дәшми генә үтмә янымнан .
Күңел җырыбызны җилләр көйләр
Ишетербез әле соңыннан.

Бергә үргән хыял бакчабызда
Шау чәчәкләр иде , яз иде.
Йоклый алмый ятып таңнар атты
Бу төш түгел , Синсез өн иде .
Резеда Гараева/

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X