САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлназ Сәфәрова: «Авыру көтми бит!Яраббым, куркыныч…»

Медицина ярдәме күрсәтүнең дәрәҗәсе турында бик күп сүзләр йөри. Алып баручы Гөлназ Сәфәрова да бу проблема белән күзгә күз очрашкан.

— Мин озын постлар язырга яртамыйм. Негативны да яратмыйм. Ләкин хәзер тыныч кына кала алмыйм.
Сәламәтлек саклау министрлыгына миллион сорауым бар.
Бүген, 6 июнь, минем хәлем бик начар булды, түләүле клиникага киттем.
Һәрчак түләүле клиникага йөрим, чөнки бушлай, үз участковый табибларга 2 атнадан гына эләгергә була.
Бервакыт мин бу 2 атнаны көттем, чиратта утырдым, терапевт мине кабул итте һәм башка белгечкә җибәрде, аңа да 2 атна  чират. Ярый, мин көттем, шуннан соң белгеч мине УЗИга җибәрде. Аны да 10 көн көтәргә кирәк. Сабыр иттем, алга таба процедуралар билгеләделәр. Аларны да бер ай көтәргә кирәк иде, чөнки чират. Шулай итеп, исәплибез: 14+14+10+30 = 2 ай һәм 10 көн!!!Аның каравы бушлай. Ә минем авыруым тагында җидтиләнергә мөмкин иде бит, 3 айга якын тавышсыз йөрүем беркемне дә борчымады! Ә баланы бушлай стоматологка яздырып караганыгыз бармы?! Сабыр булыгыз, Көтегез!!!
Шуңа күрә түләүле клиникаларга йөрергә туры килә…
Бүген түләүле клиника да минем кәефемне төшерде.
Һәрвакыт «Айболит» клиникасында  анализлар бирә идем, белгечләргә йөрдем. Ә бүген Үзи нәтиҗәләрен тиз арада почтага җибәрүләрен сорадым, тик мин теләсә кайсы бүлеккә кереп, паспорт күрсәткәч, анализларны бирерләр, диделәр.
Мин якындагы отделениега киттем, чөнки миңа нәтиҗәләр алырга һәм башка табибка барырга кирәк иде. Килдем, миңа юк, кайда анализларны бирдегез, шуннан алып китегез диләр!!!! Аларның хәтта бердәм мәгълүматлар базасы да юк!!!! Бераз куркытмыйча берәү дә урыныннан кузгалмады. Түләүле Клиника, сервис…

 

 

Реклама

Табиб мине ашыгыч рәвештә РКТга җибәрде.
Игътибар! 7 нче поликлиникага
«Түләүле хезмәтләр» бүлегенә шалтыраттым(бушлай исемгә эләгәсең килсә, айлар көтәргә кирәк). Трубканы хатын-кыз алды һәм канәгать түгел тавыш белән миңа «ДЭЭ»җавап бирде.
Мин шок хәлендә калдым, дөрес эләктем микән дип сорадым. Тагын дорфа «Дээ» ишеттем.Бу нормаль күренешме?!
Информатив рәвештә җавап бирергә кирәк дип кисәтү ясадым һәм шунда ук эшкә күчтем. Ул
минем кисәтүгә каршы әйтә башлады! Түләүле хезмәтләр….
Түләүле хезмәтләр исемлеге алга таба бара…Иң кызыгы, көнендә РКТга түләү һәм үтү авыр: бер җирдә урын юк.
Чиратта утырам, авырту басылмый… Шәфкать туташыннан мине кайчан кабул итәләр дип сорыйм, ул эш арасында миңа җавап бирә, бернинди игътибар да юк.
Монда түзмәдем инде!
Елап җибәрдем! Регистратурага йөгердем, җитәкчеләрне чакыруларын тәлап иттем, танышлар белән янадым.
Һәм мине кабул иттеләр, гафу үтенделәр, РКТ ясадылар.
Күпме нерва, көч, сабырлык һәм акча!!!
Ничек булырга һәм ничек яшәргә?!!
Минем УЗИ, РКТ, МРТ өчен акча һәм доктор дусларым булуы яхшы.
Акча да, көч тә, танышлар да булмаган кешегә нишләргә?.. Иң куркынычы шул: күпме вакыт үтте… Авыру көтми бит!
Яраббым, куркыныч…- дип яза Гөлназ.

Фото: скриншот Инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X