САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гөлгенә, син – бер генә!

Сарман урта мәктәбенең физкультура укытучысы Данияр Дөлфәт улы Кәлимуллинның педагогик стажы - 23 ел. Ул тырыш хезмәте өчен ТР Мәгариф министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлар өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, район күләмендәге бүләкләргә, сәләтле укучы тәрбияләгәне өчен ТР Мәгариф министрлыгының Почет грамотасына ия булган. "Сәләтле бала тәрбияләү үзеңнән башлана. Кызыксындыра, үзеңдә булганны...

Сарман урта мәктәбенең физкультура укытучысы Данияр Дөлфәт улы Кәлимуллинның педагогик стажы - 23 ел. Ул тырыш хезмәте өчен ТР Мәгариф министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлар өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, район күләмендәге бүләкләргә, сәләтле укучы тәрбияләгәне өчен ТР Мәгариф министрлыгының Почет грамотасына ия булган. "Сәләтле бала тәрбияләү үзеңнән башлана. Кызыксындыра, үзеңдә булганны башкаларга бирә белү мөһим", - ди ул. Бүгенге санда газета укучыларга аның язмасын тәкъдим итәбез.

Балалар бакчасына йөргәндә, тәрбияче апалары аны "электр тогы" дип йөртәләр. Үсә төшкәч тә, җитезлеген җуймый ул, Гөлгенә - республиканың "Иң яхшы уенчы"сы, районның "Иң яхшы спортчы"сы, мәктәпнең "Ел укучысы"...
Соңгы елларда ил күләмендә спортка игътибар арта бара. Шәһәрләрдә моның белән, нигездә, тәҗрибәле тренерлар шөгыльләнсә, авыл җирлегендә төп җаваплылык физкультура укытучылары җилкәсенә төшә. Шуңа күрә сәләтле балаларны кечкенәдән үк барларга, спортка җәлеп итәргә тырышабыз.
Гөлгенәне беренче тапкыр мәктәп яны лагерында күрдем. Бу җитез кызчык лагерьга бакчага йөргән җирдән килгән иде. Алгарак китеп булса да әйтеп китәсем килә: лагерь Сабан туенда гына түгел, район Сабантуйларында да катнашмаган уены калмый иде аның.
Лагерьда очрашкан көннән башлап, аның белән дуслашып киттек. Аннан соң ул беренче класска укырга керде. Ә өченче класста укыганда, 12 кыз һәм малайдан торган баскетбол төркеме оештырдым. Алар арасында Гөлгенә дә бар иде. Ул үзен беренче көннәрдән үк яхшы уенчы итеп кенә түгел, гаҗәеп төгәл, дисциплиналы, иптәшләрен алга әйдәүче буларак та күрсәтте. Уен кагыйдәләрен тиз үзләштерде, иптәшләренә дә аңлатты һәм... бер генә күнегүне дә калдырмады. Гадәттә, мондый лидер булган төркемдә калган балалар да тартылалар, аларда да җаваплылык хисе арта.
Нәтиҗәләр икенче елны ук күренә башлады. Дүртенче класста укыган Гөлгенәне 6-7 нче класс кызлары белән бер командага район күләмендәге ярышларга алдым. Команда 1 нче урынны яулады!
Гөлгенә баскетбол белән генә шөгыльләнеп калмады, спортның җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы һәм башка төрләрен дә үз итте. Акрынлап күрше районнарга, республика ярышларына да бара башладык. Беренче елда зур бәйгеләрдә урыннар ала алмадык. Ләкин алар зур заллар белән танышу, өйрәнү, күнекмә алу өчен бик әйбәт булды. Икенче елны уңыш елмая башлады. 2009-2010 нчы елда республика беренчелегендә капитаны Гөлгенә Исмәгыйлева булган баскетбол командасы 2 нче урынны алды. Шул ук елны баскетбол буенча республика беренчелегендә Гөлгенә "Иң яхшы уенчы" исеменә лаек булды. Озакламый, стритбол буенча Казанда үткәрелгән "Оранжевый мяч" Россия Федерациясе беренчелегендә 3 нче урынны алдык. Зәйдә үткәрелгән республика турнирында да 3 нче урынга лаек булдык. Болар барысы да - спортка чын күңел бирү, зур тырышлык, эзлекле күнегүләр нәтиҗәсе. 2010-2011 нче уку елында ТР укучыларының 8 нче җәйге спартакиадасының финал ярышларында да сынатмадык: авыл районнары арасында баскетбол буенча 2 нче урынны алдык. Шул ук елны тагын РФ күләмендә уздырылган "Оранжевый мяч"та катнаштык һәм бу юлы пьедесталның 2 нче баскычына күтәрелдек! 2011-2012 нче елда кызларым волейбол буенча республика беренчелегендә - 2 нче, өстәл теннисы буенча 3 нче урынны алдылар. Ә быелгы уку елында баскетбол буенча ТР беренчелегендә 1 нче урынга лаек булдык. Район, зона ярышларындагы җиңүләр дә - бихисап. Боларның һәммәсендә Гөлгенәнең өлеше бик зур. Физкультура буенча республика олимпиадасында да ул - призлы урында. Ә бит җилдән җитез кызыбыз спорт белән генә шөгыльләнеп калмый. Барлык фәннәрдән "5" билгеләренә генә укый, район олимпиадаларында призлы урыннар ала. Сәнгать мәктәбендә бию, фортепьяно классларын тәмамлады, мәктәп, район күләмендәге чараларда да актив катнаша. Гадәттә, ярышлардан кайтып кермәүче, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы бала уку ягыннан калышарак төшә. Тик, кайсы гына ярышка барсак та, Гөлгенә үзе белән дәреслекләрен дә алды. Сармандагы әбисе - Люция ханымның атна саен барып өен җыештырырга да, яз-көзләрен бакча эшләрендә булышырга да, Мортамактагы Ләйсән әбисенә кайтып килергә дә өлгерә ул. Мәктәптәге өмәләрдә дә аның җитезлегенә, тизлегенә күз иярми. Ураза тота, биш вакыт намазны белә. 3 нче класста укучы сеңлесе Таңсылу да, аңа карап: "Апам кебек була алсам иде!" - дип хыяллана. Минем уйлавымча, спортка мәхәббәт, оештыру, башкаларны үз артыннан ияртә алу сәләте аңа әти Фәрхәт Әхәтовичтан күчсә, ярдәмчеллек, тыйнаклык, күркәм холык - әнисе - Сарман урта мәктәбендә балаларны рус теленә өйрәтүче Гөлназ Тәлгатовнадан.
"Кеше, минемчә, һәр төрле максатка ирешә ала. Моның өчен теләк кенә кирәк", - ди Гөлгенә. Ул быел 11 нче классны тәмамлый. Аның киләчәккә матур хыяллары бар. Гел алга, камиллеккә генә омтылучы укучыма уй-теләкләренең чынга ашуын, уңышлар телим. Спорт, мәктәптә алган күнекмәләре аңа тормыш юлында очраган барлык каршылыкларны да җиңәргә ярдәм итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев