САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Гимназиядә Туган тел атналыгы башланды

Бүген Сарман гимназиясендә Туган тел атналыгы башланып китте. Ул 21 - 26 нчы апрель көннәрендә үтәчәк.

Иртәнге сәгатьтән укучыларны һәм укытучыларны Г. Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән каршылау кәефләрне күтәрде. Түбәтәйле егетләр, калфаклы кызлар, төрле милли бизәкләр гимназияне җанландырып жибәрде. 

Атналык программасы буенча каралган “Иң грамоталы укучы” бәйгесе дә булып узды, укучылар туган телдә диктант яздылар. 

Актлар залында 6б, 8а сыйныфы укучылары өчен Г.Тукайның тормышы, иҗаты буенча чара үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев