САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галимнәр ябыгуның яңа ысулын ачыклады

Ябыгыр өчен... чишенеп ашагыз!

Фаина Раневская шулай киңәш иткән. Моны Британия галимнәре дә хуплый. Корсактагы “катлам”нарны күрү күп ашыйсы килү теләген бетерә ала, дип саныйлар.

Ябыгыр өчен башка хәйләләр дә бар.
Мәсәлән, ашыйсыгыз килгәндә су эчеп куегыз. Организмга су җитмәгәндә дә ашыйсы килгән кебек тоела икән. Ләкин су эчкәннән соң да ашыйсыгыз килә икән, интекмәгез, ашагыз.

Гәүдә авырлыгын үлчәгечне чыгарып ташлагыз. Алар алдый! Кеше организмы су һәм мускул авырлыгын югалтса да җиңеләя. Ә безгә майны югалтырга кирәк. Иң яхшы “үлчәгечләр” – көзге һәм сантиметрлы тасма.

Йокыгызны туйдырыгыз. Югыйсә, организмда стресс гормоны – кортизол барлыкка килә, ә ул аппетитны яхшырта.

Ашауны салаттан башларга өйрәнегез. Әлбәттә, майонезсыз.

“Хәйләкәр” савыт-сабадан ашагыз. Кечкенә зәңгәр яисә кара тәлинкәләр аз ашап та туйдыра, имеш...

Фото: pixabay

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев