САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галимнәр акылга зәгыйфьлек килүдән котылу ысулларын атады

Тикшеренүләрдә 2354 кеше катнашкан.

Бостон университеты тикшерүчеләре атнасына 2,5 сәгатьтән азрак физик активлык деменция үсеше рискын киметергә сәләтле булуын ачыклаган. Алар үз күзәтүләре белән JAMA журналында уртаклашкан. Бу турыда РИА-Новости хәбәр итә.

Фәнни эш 2016 елдан алып 2019 елның февраленә кадәр үткәрелгән. Тикшеренүләрдә 2354 кеше (1099 ир-ат һәм 1276 хатын-кыз) катнашкан. Анда акселерометрлар һәм магнит-резонанс томографиясе кулланылган.

 

Экспертлар даими физик активлык сәламәтлектән тыш, акылны да яхшыртырга сәләтле дип саный. Аларның сүзләренә караганда, спорт белән шөгыльләнү, хәтта урамда йөрү генә дә баш миенең картаю процессын акрынайта. Димәк, физик актив кешеләр арасныда деменция белән авыручылар аз.

Тикшеренүчеләр исәпләвенчә, кемнең физик активлыгы 150-300 минут тәшкил иткән, атнага һәр сәгать физик активлык өчен баш мие картаю 1,1 елга чигенгән. Атнасына 7500 яки аннан да күбрәк адым йөрүчеләрнең һәр сәгать физик активлык өчен баш мие картаюы 1,4-2,2 елга чигенгән.

  • Деменция — нерв эшчәнлеге бозылу, беренче чиратта акыл сәләте кинәт төшү күзәтелә торган авыру.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев