САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә белән поездда сәфәргә чыгучыларга ташламалы билетлар сатыла башлады

Еракка йөрүче поездларның купелы вагоннарында гаилә белән сәфәр чыгу өчен ташламалы билетлар сатыла башлады. Аларны ел азагына кадәр сатып алырга мөмкин.

Тариф билетның бүгенге хакы белән билгеле бер маршрут буенча плацкарт вагонда баруның ярты бәясе арасындагы аерма буларак исәпләнелә. Нәтиҗәдә купелы вагонда бару бәясе уртача 40 процентка арзаная. Бу ташламадан мөстәкыйль дә, тур алып та, төркем составында сәфәр кылу өчен файдаланырга мөмкин.

Билетның төгәл бәясе аны сатып алу вакытына һәм поезд төренә бәйле. Әмма ташлама сервис хезмәтләренә кагылмый. Төп шарт – ата-аналарның (опекуннарның) 18 яшькә кадәрге балалары белән бергәләп Россия буйлап сәяхәткә чыгуы.

Реклама

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/08/60079/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X