САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин проектларны яктырту буенча бәйге игълан итәргә тәкъдим итте

Проектларны гамәлгә ашыруда халык яклавы булуда республиканың Дәүләт Советы рәисе массакүләм мәгълүмат чаралары роле зур булуын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга журналистлар арасында бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул башкалабыздагы Милли музейда Россия Матбугаты көненә багышланган тантанада белдерде.
«Әлеге фикерне «Татмедиа» да, журналистлар корпусы да хуплар дип ышанам. Бу журналистларны тагы да кызыксындырыр дип уйлыйм», — диде ул.
Аның фикеренчә, конкурска 2020 ел ахырында Дәүләт Советында йомгак ясалачагын әйтте. «Бәйгегә республика һәм федераль матбугатны гына түгел, район-шәһәр журналистларын да җәлеп итәргә кирәк. Бу халыкның тормышын яхшырту, уңайлырак шартлар тудыру бурычын хәл итәргә ярдәм итәчәк», — диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» агентлыгына нигезләмә эшләргә, абруйлы жюри әгъзалары исемлеген төзергә күрсәтмә бирде. Ул шулай ук илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен Татарстанга 53 млрд сум акча бүлеп бирелүен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев