САРМАН
  • Рус Тат
  • Әфганчы Марсель Нуртдинов үзе укыган мәктәпкә килде

    Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә – күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм хыяллар иле. Авыр булса да, бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз, чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.

    Әфган җиреннән, ут, мәхшәр эченнән Ватаныбызның соңгы солдаты атлап чыкканга 15 нче февральдә 30 ел була. Безнең мәктәбебездә әфганчыларга багышланган “Истә тотыйк...” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында география укытучыбыз Әфган сугышы турында мәгълүмат бирде, Сарман районыннан Әфган сугышында һәлак булган җиде якташыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык.

    Исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфганчы, мәктәбебезнең 1984 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучысы, бүгенге көндә Җәлил бистәсендә яшәүче Нуртдинов Марсель Марс улын мәктәбебезгә очрашуга чакырдык.

    Сугыш турында истәлекләр бер истәлеккә дә охшамый. Әфган истәлекләре әрнүле һәм йөрәкне өзгеч. Искә төшерүе авыр булса да, Марсель абый хатирәләре белән уртаклашты. Аның мәктәпне тәмамлаган елны ук армия сафларына алынуын белдек. Әфган җирендә 2 елдан артык хәрби бурычын үтәгән вакытта күргәннәрен шаккатып тыңладык. 18 – 20 яшьлек егетнең башыннан кичкәннәренә исең китәрлек шул. Кулында иптәшенең үлүе дә, ничек итеп сугышып йөрүләре дә безнең күңелләрне тетрәндерде. Ватанны саклау- гомер-гомергә ир-егетләрнең бурычы. Шуны истә тотып, Марсель абый егетләргә армия сафларына барганчы физик яктан әзерлекле булырга тиешлекне дә искәртте. Чөнки физик яктан ныгымаган шәһәр егетләренең дә йөкләрен күтәрергә туры килгәли аңа Әфган җирендә.

    Яу кырыннан исән – сау кайткан Марсель абый бәхетле, ә бит күпме яшь гомерләр Әфган җирендә өзелгән. Шуңа без аның өчен сөенеп утырдык. Тик шулай да аның яшьлегенең иң матур еллары сугышта үткән, ул еллар тормышында иң авыр хатирәләр булып калган. Безнең ил солдатлары итекләре читләр җирен таптамасын иде дип теләдек. Ә ул төннәрен кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аның хәтерендә бүген дә меңәрләгән автомашиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була...

    Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәребез тыныч, күкләребез аяз булып, ату, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын. Киләчәктә Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын иде дигән теләктә калабыз.

    Ләйсән Калимуллина - “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 8 нче сыйныф укучысы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: