САРМАН
  • Рус Тат
  • Фатирлылар күбрәк булачак

    Федераль дәүләт статистика хезмәте 2011 елда торак тапшыру буенча нәтиҗәләрне игълан итте. Татарстан, файдалануга 2 миллион 396 мең квадрат метр торак тапшырып, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Санкт-Петербургтан кала дүртенче урында тора. Районда былтыр 4548 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, еллык план 101 процентка үтәлде. Төзелеш, ветераннарны торак белән тәэмин...

    Федераль дәүләт статистика хезмәте 2011 елда торак тапшыру буенча нәтиҗәләрне игълан итте. Татарстан, файдалануга 2 миллион 396 мең квадрат метр торак тапшырып, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Санкт-Петербургтан кала дүртенче урында тора. Районда былтыр 4548 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, еллык план 101 процентка үтәлде.
    Төзелеш, ветераннарны торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү Хөкүмәтнең даими игътибар үзәгендә тотыла. Министрлар Кабинетында айга ике мәртәбә бу мәсьәләне тикшерү буенча киңәйтелгән утырышлар уза. 27 январьда үткән киңәшмәне Премьер-министр Илдар Халиков алып барды. Министрлар Кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Сибгатуллин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Президент каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Абдуллин республикада тормышка ашырылучы программалар, аларның һәркайсы буенча тапшырылачак торак мәйданы, быелга чыккач башкарылган эшләр турында сөйләделәр. 26 январьга республика буенча 137, 3 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу - еллык планның 6 проценты, ә узган елның шул чорына карата ул 166 процент тәшкил итә.
    Барлыгы 14805 ветеран фатирлы булган. Аларның 42 проценты фатирларны яңа йортлардан, 58 проценты икенчел торак базарыннан алган. Республикага чираттагы транш кайткан, ул 690миллион 158 мең сум тәшкил итә. Бу акчаларга тагын 694 ветеран фатир белән тәэмин ителәчәк. Районда 261 ветеранга фатирлар бирелгән. Чиратта торучы 61 ветеранның 18енә уведомлениеләр кайткан инде. Быел район буенча барлыгы 7000 квадрат метр торак файдалануга тапшыру планлаштырыла. Социаль ипотека программасы буенча төзелүче 33 фатирлы йортның гомуми мәйданы 1826 квадрат метр тәшкил итә. Планның калган өлешен шәхси төзелеш алып тора.
    Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагындагы еллык эш нәтиҗәләре турында да сөйләшү булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөт җитештерүгә күбрәк басым ясады. Ике еллык азык запасы була торып та, сөт савуны киметкән районнар барлыгын әйтеп, аларны тәнкыйть утына алды. Тагын да җитдирәк сөйләшүнең февральдә узачак еллык коллегиядә булачагын әйтте. Министр гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә ярдәм итүче һәм яңа гына эшли башлаучы фермерлар өчен булган программаларда активрак катнашу, моның өчен ел башында ук эш йөртү кирәклеген ассызыклады. И.Халиков атчылыкка игътибар арттыру кирәклеген аерым билгеләп үтте. Ул шулай ук кадрлар , бигрәк тә ветеринария белгечләре белән тәэмин ителеш мәсьәләсенә игътибарны арттырырга кушты.
    Соңыннан район башлыгы Нәфис Закиров белгечләр белән сөйләшеп, киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләр буенча бурычлар куйды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим